+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 гыйнвар 2024, 09:35

Документларын алырга кергән дә... чыкмаган

Караидел районының Байкы авылында торак йорт янган.

Документларын алырга кергән дә... чыкмаганДокументларын алырга кергән дә... чыкмаган
Документларын алырга кергән дә... чыкмаган

Янгын сүндерүчеләр һәм иреклеләр 40 минуттан соң 63 квадрат метр мәйданда янгынны сүндергәннәр.

Янган бүрәнә йорт урынында 45 яшьлек хатын-кызның гәүдәсе табылган. 57 һәм 46 яшьлек ике ир пешүләр алган. Алар дәваханәгә озатылган.

МЧС янгынның верандадан башлануын ачыклаган. Зыян күрүчеләр сүзләренчә, беренче булып хатын-кыз уянган һәм ирләрне урамга чыгарган. Ә үзе өйгә документларны алырга кире кергән һәм башкача чыкмаган...

Янгынның сәбәбе ачыклана, урында тикшерү-оператив төркем эшли.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас