+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 гыйнвар 2024, 12:15

Үлемен кунакханәдә тапкан

Уфада шаккатыргыч хәл булган.

Үлемен кунакханәдә тапканҮлемен кунакханәдә тапкан
Үлемен кунакханәдә тапкан

Уфада Hilton Garden Inn кунакханәсе тәрәзәләре астында 34 яшьлек хатын-кызны үле килеш тапканнар. Бу хакта Mash Telegram каналы хәбәр итә.

Ханым икътисадчы булып эшләгән, алты яшьлек улын тәрбияләгән.

ҮФаҗига алдыннан ул берничә тапкыр өйдән кунакханәгә китә. Мәрхүмә номер күренешен социаль челтәрләрдәге шәхси битендә вакыйгага кадәр бер атна элек бастырган. Кунакханәне ул үзенең «көч урыны» дип атаган.

Соңгы тапкыр ул «Хилтон» да бер көн элек төн уртасында урнашкан. Төнлә хатын балконнан егылып төшкән, аның янында рюкзак яткан, ул яланаяк һәм кичке күлмәктән булган.

Кызганычка каршы, ярдәмгә килгән табиблар аны коткара алмаган, хатын умыртка баганасы сынудан үлгән.

Хатын-кызның үлеме шартларын Тикшерү комитеты хезмәткәрләре ачыклый.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас