+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 гыйнвар 2024, 14:31

Яшүсмер кызлар интим фотоларын мошенника җибәргән...

Соңыннан ачыкланганча, мошенник та яшүсмер булып чыккан...

Яшүсмер кызлар интим фотоларын мошенника җибәргән...Яшүсмер кызлар интим фотоларын мошенника җибәргән...
Яшүсмер кызлар интим фотоларын мошенника җибәргән...
Себердән 15 яшьлек яшүсмер «Зыян күрүченең ярдәмсез хәлен кулланып, җенси характердагы башка гамәлләр» мәддәсе буенча җинаять эшендә гаепле дип табылган. Аны ике елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем иткәннәр. Бу хәл турында юрист Рамил Гыйззәтуллин сөйләде.

Балигъ булмаган бала социаль челтәрләрдә Башкортстаннан 10 һәм 11 яшьлек кызлар белән аралашкан. Ул алардан интим фотолар җибәрүләрен сораган. Шул ук вакытта кызлар кайбер мизгелләрдә үзләренең чын яшьләрен арттырып күрсәткән. Аның үтенече буенча алар ачык фотолар җибәргән. Берникадәр вакыттан соң әти-әнисе кызларының хат алышуы турында белгән һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Адвокат билгеләгәнчә, беренче тапкыр дәүләт эксперты судка гаепләнүченең гаепсезлеге турында шаһитлык биргән һәм моны фәнни нигезләгән. Белгеч 15 яшьлек яшүсмернең «Үзенең җенси ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан түгел, ә үз-үзен үстерү һәм әйләнә-тирә дөньяны танып-белү максатыннан» эш иткәненә дәлилләр китерә, чөнки аның, имеш, табигый яшьтәге җитлекмәгәнлеге аркасында җитәрлек тормыш тәҗрибәсе булмаган.

Бу уңайдан суд йомшак хөкем чыгарды, дип билгеләп үтте юрист.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас