+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 февраль 2024, 13:35

Бер кортка бөтен йортны куркытып тота

Монда яшәүчеләр үзләрен коточкыч фильмдагыча хис итә.

Бер кортка бөтен йортны куркытып тотаБер кортка бөтен йортны куркытып тота
Бер кортка бөтен йортны куркытып тота

Уфада яшәүче өлкән яшьтәге хатын йортта яшәүчеләргә тынгы бирми. Ул бөтен подъездны куркытып тота.

"Старая карга" үзенең мобиль ныгытмасы итеп лифтны куллана. Аның ишекләре ачылгач, ул башка кешеләрнең ишек төбенә тәлинкәләр, бәвел салынган банкалар ыргыта, идәнгә шакшы сулар сибә, ишек янында неҗесләр калдыра. Йорт хуҗалары әйтүенчә, төнлә ул батареяларга шакый.

Шул ук вакытта агрессив карчык үзенең гамәлләре өчен "экипировка" сайлауга иҗади якын килә. Кайвакыт аның өстендә каска күренә, кайвакыт ул өреп кабартылган шарны башына кия, кайвакыт кара күзлектән була.

Әлегә полициягә һәм медикларга мөрәҗәгатьләр нәтиҗә бирмәгән. Адекват булмаган әбинең күршеләре аның белән очрашмаска тырыша, ә аның мәрәкәләрен видеокүзәтү камерасыннан күзәтәләр.

Фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас