Туймазы районында 41 яшьлек ир 92 яшьлек әбине буып үтергән. Шуннан соң ул мәетне яшергән һәм аның өчен пенсия алуын дәвам иткән.
Ир элекке хатынының 92 яшьлек түтәен карау бурычын үз өстенә ала. Пенсионер ялгыз яши һәм ярдәмгә мохтаҗ була. Узган елның октябрендә ир чираттагы тапкыр әби янына килә. Карчык аннан Бәләбәй районына, энесенә кунакка алып баруын сорый. Өлкән яшьтәге хатын аны күптән күрмәгән һәм, туганнары аның үлүе турында әйтсәләр дә, ышанмаган.
Ир аның үтенечен үтәгән, аңа өйгә керергә ярдәм иткән, ял итәргә калдырган, ә үзе күрше бүлмәдә хәмер эчәргә карар иткән. Пенсионерга бу ошамаган һәм ул аңа кисәтү ясаган. Ир, ачуланып, футболкасы белән пенсионерны буып үтергән, мәетне базга яшергән һәм җинаять урыныннан качкан.
Аннан соң ир элекке хатынына килә һәм агымдагы елның гыйнварына кадәр аның янында яши. Бу хәл турында ул беркемгә дә сөйләми. Элекке хатынына ул туганын шифаханәгә җибәргәнен әйткән. Ирнең пенсия алу өчен мәрхүмәдән ышаныч кәгазе булган, ул күчерелгән акчаны теләгәнчә сарыф иткән.
Өч айдан соң гына аның вөҗданы уянган һәм җинаятен таныган.
Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
фото: башинформ