Свердловск өлкәсе Югары Пышма шәһәрендә яшәүче күпбалалы ананың, махсус хәрби операциядәге иренең үлеме турында белгәч, йөрәге түзә алмаган һәм ул үлгән. "Е1.ru" порталы хәбәр итүенсә, бу хакта хатынның сеңлесе сөйләгән.
“Махсус хәрби операциядәге командиры аңа Генаның һәлак булуы турында хәбәр итә. Апам шунда инфаркт кичерде, мин аны дәваханәгә илттем, табиблар операция ясады, әмма коткарып кала алмады”, – ди хатынның сеңлесе.
Наталья сүзләренчә, апасы операциядән соң икенче көнне күзләрен йомган, аның йөрәге туктаган.
Фото: "Башинформ" агентлыгы