+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 февраль 2024, 04:47

Өч яшьлек баласын ачы суыкта урамда калдырган...

Бер футболкада!

Өч яшьлек баласын ачы суыкта урамда калдырган...Өч яшьлек баласын ачы суыкта урамда калдырган...
Өч яшьлек баласын ачы суыкта урамда калдырган...
Байкал аръягында урамда салкыннарда өске киемсез туңган өч яшьлек малайны тапканнар. Бу хакта төбәк Эчке эшләр министрлыгы "telegram" каналында хәбәр ителде.

Ведомство хәбәр иткәнчә, 2 февральдә полициягә медицина хезмәткәре мөрәҗәгать иткән һәм дәваханәгә 2020 елда туган баланы салкын тию белән алып килгәннәрен сөйләгән. Урынга килгән хокук саклау органнары баланы аның йортыннан 150 метр ераклыкта ике балигъ булмаган бала тапкан һәм алар аның әнисен эзләп табып, ашыгыч ярдәм чакырганнар дип белдергән. Ачыкланганча, русияле кунакка киткән, кече улын 17 яшьлек абыйсы карамагында калдырган.

Шуны да билгеләргә кирәк, 2 февраль төнендә биредә һава температурасы минус 33 градуска кадәр төшкән.

Эчке эшләр министрлыгында баланың әнисе ата-ана бурычларын үтәмәү турында административ статья буенча җаваплылыкка тарттырылган дип белдерәләр. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия гаилә язмышын хәл итәчәк.

Бу хәлгә Дәүләт думасы депутлары игътибар иткән һәм үз контроле астына алган.

Фото: РИА Новости

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас