+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 февраль , 13:24

Ике башлы бозау туган...

Шулай да була мени ул?!

Ике башлы бозау туган...
Ике башлы бозау туган...
Новосибирск өлкәсе ветеринария идарәсендә гадәти булмаган хәл турында сөйләделәр. Сыер үзе генә бозавын тудыра алмаган һәм ветеринария табиблары аңа ярдәм күрсәткән. Белгечләргә тиз вакытта эшләргә туры килгән.

"Сыердан бозауны алу өчен аның алгы аякларын ампутацияләргә карар ителде. Соңыннан акушер ыргаклары ярдәмендә сыерның гомеренә куркыныч белән янамыйча аны чыгара алдык. Бозауны чыгарганда күргәннәрдән шок булды", - диелә белгечләр хәбәрендә.

Бозауның башы икәү булган. Белгечләр әйтүенчә, мутация ике орлыкның үзара катнашу аркасында да булырга мөмкин.

Фото: "Башинформ" агентлыгыннан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: