Артем урамында бер ир абыйсы артыннан барган кечкенә кызның кулыннан тотып, үзе артыннан сөйрәп алып китә. Бу хәлне күргәч, малай сеңлесенең кулын тартып ала, шуннан соң ир качып китә. Бу хәл домофон камераларында теркәлгән.
Кечкенә кызны урларга тырышкан билгесез кеше 18 яшьлек егет булып чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул - балачактан инвалид.
"Бәлки аның чире кискенләшә башлагандыр. Кичә егет өйгә кайткан һәм үзен бик сәер тота башлаган. Туганнары аны махсус учреждениегә урнаштырырга карар итә. Шул ук вакытта алар урамда нәрсә булганын белмәгән. Хокук саклау органнары һөҗүм итүче дип саналган кешенең эзенә төшкән, аның өендә кыз белән булган вакыйга вакытында булган әйберләре табылган", — дип хәбәр итә беренчел мәгълүматларны "Башинформ"га әңгәмәдәше.
РЕН ТВ каналы белешмәсе буенча, кыз бала 1нче сыйныфта укый. Канал хәбәрчесе бала һәм аның гаиләсе белән аралашкан.
«Мин бик курыктым. Ул мине алып китәр, абый күрми калыр дип уйладым. Мине урманга алып китәр дә шунда калдырыр дип курыктым», – дигән кызчык.
Фото: башинформ