“Костя-гном” кушаматлы Советлар Союзының, ә аннары Русиянең дә иң кечкенә ир-егетенең буе нибары 63 сантиметр булган, ә авырлыгы 25 килограммнан артмаган. Константин гомере буе кемнеңдер иңенә йөк булып ятудан курыккан һәм соңгы сулышына кадәр кешеләргә файда китерергә тырышкан.
Гадәти булмаган малай Ульяновск өлкәсендәге зур булмаган Сара авылында 1937 елда күпбалалы Морозовлар гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә сигез бала туган һәм башкаларының сәламәтлекләрендә бернинди дә тайпылыш булмаган.
Кайбер мәгълүматларга караганда, Костяның әнисе Аграфена Морозова авырлы вакытта бәхетсезлеккә очраган, ялгыш базга егылып төшкән. Константин фикеренчә, нәкъ менә шушы вакыйга аркасында ул шундый үзенчәлекле булып туган.
Малай дөньяга килгәндә авырлыгы биш йөз граммнан да артмаган, аны күреп кендек әбисенең коты очкан. Ул әнисенә, мондый сабый иртәнгә кадәр яши алмас дигән, ә уникаль баланы караган табиб аны медицина институты студентлары өчен уку әсбабы сыйфатында файдалану өчен спиртка салып куярга тәкъдим итә.
Авыл буйлап Морозовлар гаиләсендә “бака”, “шайтан” һәм ниндидер “билгесез җәнлек” тууы турында имеш-мимешләр тарала. Әти-әниләре улларын чукындырырга карар кылып, авыл руханиена мөрәҗәгать итә, тегесе башта баш тарта, тик озак кына үгетләгәннән соң, бу бала барыбер озак яшәмәс дип, ризалаша.
Ләкин малай, табибларның һәм тирә-юньдәгеләрнең фаразына карамастан, яшәү өчен көрәшә. Әтисе улын салып тирбәтү өчен китап зурлыгы кадәр генә бишек ясый. Морозовлар өметсезлеккә бирелми, һәм, яхшы белгеч тапкан очракта, аларның улларына ничек тә булса ярдәм итәргә мөмкин, дип уйлый. Костяга алты ай тулгач, балага ярдәм итә алыр дигән өмет белән билгеле табибларга алып баралар. Ләкин, малайны карагач, табиблар әти-әниләренә аны медицина тәҗрибәләре үткәрү өчен бирергә тәкъдим итәләр, чөнки аның авыруыннан дарулар юк, балага ярдәм итеп булмый, һәм аның көннәре санаулы гына, диләр. Ләкин Иван Морозов улы язмыш тарафыннан билгеләнгән кадәр яшәячәк, аның турында кайгыртачакбыз, улыбызны беркемгә дә бирмибез, дип җаваплый.
Костя яшьтәшләреннән бары тик үзенең бәләкәй буе белән генә аерыла, ул гади бала кебек үсә. Малай вакытында сөйләшә башлый, бик кызыксынучан булып үсә, ләкин үзенең авыруы аркасында ул нормаль хәрәкәт итә алмый. Шуңа күрә бала чактан ук уйлап табуга оста була һәм мөстәкыйль рәвештә үзенә “транспорт чаралары” ясый, алар ярдәмендә йорт һәм ишегалды буйлап хәрәкәт итә.
Ә менә мәктәптә Морозов нибары берничә көн генә укыган, шуннан соң директор аңа ишеккә төртеп күрсәткән. Эш баланың сәләтендә түгел, ә үзенең кыяфәте белән башка укучыларны куркытуында. Укытучы сыйныфта үзенчәлекле малай булган чакта дәресне нормаль үткәрү мөмкин түгел, дип зарланган, чөнки балаларның бөтен игътибары тулысынча аңа юнәлә.
Малайны өлкән абыйлары һәм апалары укырга өйрәтә һәм китаплар аның өчен тышкы дөньяга тәрәзә була. Балачактан ук туганнары малайның күңеленә хуш килерлек шөгыль табу, кешеләргә файда китерергә кирәклеген сеңдерәләр. Ләкин ул үзе дә бар көченә файдалы булырга омтыла һәм кемнәндер һәрвакыт ярдәм көтүдән, кеше җилкәсендә утырудан бик курка. Гаилә бик тыйнак яши, шуңа күрә барлык балалар да кечкенәдән үк эшләп үсә. Абыйлары Костяны паяльник белән эш итәргә өйрәтә һәм аңа шушы белгечлек буенча сөт фермасына урнашырга ярдәм итә. Ул алюминий сөт флягаларын ямый.
Малай бик зирәк һәм уйлап табучан була, ул һәрвакыт кул астындагы материаллардан нидер эшли. Моннан тыш, бала исәпләүләр, сызымнар ясый һәм шулкадәр профессиональ килә ки, аларны инженер белемле кеше ясаган дип уйларга мөмкин.
Малай мәктәпне, уку программасының күп өлешен мөстәкыйль үзләштереп, экстерн белән тәмамлый. Костяның сызымнары буенча әтисе һәм абыйлары аның өчен иске тегү машинасыннан зур булмаган кыру станогы ясый. Аның ярдәмендә яшүсмер авылдашларына орчыклар ясый, ә тора-бара аңа заказлар белән күрше авылларда яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итә башлый.
Малай акыллы, эрудицияле, яхшы дикциягә һәм ораторлык осталыгына ия була. Озакламый аңа комсомол агитаторы булырга тәкъдим итәләр һәм Морозов аны шатланып кабул итә. Ул өстәл өстенә басып, авыл клубларында чыгыш ясый, Советлар Союзы Коммунистлар партиясе тарихын шундый мавыктыргыч итеп сөйли, залда җыелган халык аны авызын ачып тыңлый.
Авылдашлары истәлекләренә караганда, “Костя-гном” сәяси лекцияләреннән соң еш кына күпсанлы мәзәкләр һәм бәетләр белән халыкның күңелен ача торган булган. Егетнең хәтере яхшы була, ул шигырьләрне һәм прозаны җиңел истә калдыра, классиклар әсәрләрен яттан сөйли һәм теләсә нинди темага әңгәмә корырга сәләтле була. Ул күп укый һәм китаплардан алган белемне аңына сеңдерә. Ләкин, иң мөһиме, аның сүзләренә һәрвакыт колак салалар, ә агитация лекцияләреннән соң яшьләр ВЛКСМ сафларына теләп керә башлый.
Егерме яшендә Константин мөстәкыйль тормыш башлап җибәрергә карар итә һәм инвалидлар интернат-йортына урнаштыруны сорый. Яңа урынга ул бик тиз ияләшә, аны стена гәзите мөхәррире итеп куялар. Биредә ул әкренләп төрле музыка коралларында уйнауны да үзләштерә.
Константин такмаклар яза һәм үзе башкара, театрлаштырылган тамашаларда катнаша һәм тиз арада “йолдыз”га әверелә. Бервакыт аны күрше авылда чыгыш ясарга чакыралар һәм миниатюр артист үзе язган ач сыерлар турында җыр башкарып, барлык тамашачыларны елата, ә концерттан соң барысы да колхозның мал көтүен коткарырга йөгерәләр. Шулай ук Костяны иптәшләр суды рәисе урынбасары итеп сайлыйлар. Ул җыелышларда ачыктан-ачык хисап тота, эчүче һәм иптәшләренең әйберләрен урлаучы интернатта яшәүчеләрне тәнкыйтьли.
“Костя-гном” интернат-йортта үз язмышын – Лидияны очрата. Ул аңа бер күрүдә гашыйк була. Кызның буе – 155 сантиметр, ул Морозовтан бер яшькә өлкәнрәк була. Ләкин Константин үзенең хисләрен сер итеп тота, кызга белдерми. Ә аннары ул Мәскәүгә дәваланырга китә. Костя яңадан интернатка кайткач, кыз беренче булып аңа үзенең хисләре турында сөйли һәм гаилә корырга тәкъдим итә. Пар интернаттан китәргә, рәсми рәвештә мөнәсәбәтләрен теркәргә һәм үз торагын булдырырга карар кыла.
Ул вакытта Константин сәгать төзәтеп, шактый мул гына акча туплый һәм Лида белән зур булмаган, ләкин уңайлы, аерым бүлмә сатып алалар.
Ир белән хатын тату гомер кичерәләр. Алар йорт янындагы кечкенә бакчада җиләк-җимеш үстерәләр, кайнатмалар һәм компотлар әзерлиләр. “Пальма” кушаматлы тугры этләре кыш көне үз хуҗасын балалар чанасында йөртә. Эт чын гаилә әгъзасы була, ул кирәкле азык-төлек исемлеге һәм акча салынган букча асып, хуҗалары өчен кибеткә йөри. Сатучылар “Пальма”ны һәм аның хуҗаларын яхшы беләләр, шуңа күрә дүрт аяклы дусны һәрвакыт чиратсыз кертәләр.
Константин арзан хакка сатып алган иске мотоциклдан дүрт тәгәрмәчле трактор ясый, аңа утырып, алар хатыны белән бистә буйлап, күрше-күләнне көнләштереп йөриләр. Алар поселокта беренчеләрдән булып телевизор сатып ала, аны барлык күршеләр дә җыелып карый торган була.
Морозовлар өч дистә елдан артык бергә яшиләр һәм бер-берсен сүзсез дә аңлыйлар. Лидия кайвакыт ирен сумкасына салып та йөртә, ләкин, шуңа карамастан, ул һәрвакыт һәм барысына да, ирем гаиләдә баш, ул ничек әйтсә, шулай булачак, ди.
80нче еллар ахырында ир белән хатын инвалидлар өчен интернат-йортка кайтырга карар итә. Морозовлар Димитровградның картлар йортына күченә, анда аларга аерым бүлмә бирәләр. Константин Иванович вак ремонт белән шөгыльләнүен дәвам итә, шулай ук үзе өчен кием-салым һәм аяк киеме тегә. Интернат буйлап ул мөстәкыйль рәвештә үзе эшләгән өч тәгәрмәчле балалар велосипедында хәрәкәт итә.
2000 елда, озак вакытлы каты авырудан соң, “Костя-гном”ның яраткан хатыны вафат була. Ир өчен бу зур югалту була. Ул үзенең иң якын кешесенең үлемен бик авыр кичерә, ләкин үзендә яшәргә көч таба.
Константин Иванович гомере ахырына кадәр, элекке кебек үк, башкаларга файдалы булырга тырыша. Ул үтүкләр һәм электр плитәләре ремонтлый, интернатта электр приборларының төзеклеген күзәтә, ә кичләрен дини китаплар укый. Хәтта вафат буласы көнендә дә ул күршеләренең берсенең сәгатен төзәткән.
Морозов яраткан хатыны вафатыннан соң 9 ел яши, 2009 елның 9 мартында йөрәге тибүдән туктый. Атаклы “Костя-гном”, табибларның фаразларына карамастан, шактый озын гомер кичерә һәм 73нче яшендә бакыйлыкка күчә. Аның үлеме интернат-йортта яшәүчеләр өчен зур тетрәнү була. Хәтта күп еллар үткәч тә, Константин Иванович белән шәхсән таныш булган кешеләр аны зур хөрмәт белән искә алалар.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.