Ә өченчесе аларның дусты, йорт хуҗабикәсе - Светлана Филанович, ул алар белән Уфада укыганда танышкан.
Коттедждан кыйммәтле әйберләр: йорт хуҗасының акчасы, кесә телефоны һәм элиталы машинасы урланган. Билгеле булганча, ул эшкуар, полимер продукциясе җитештерү буенча эре заводка ия булган.
Үтерелгән хатыннарны күршесе таба, ул инде берничә көн дәвамында аларның участокта күренмәвенә борчыла. Полиэтилен пакетка салынган бер мәет баскыч астында подвалда ята. Тагын ике хатын-кызның мәете бүлмәләрдә була. Җинаятьче аларга күп тапкырлар аткан.
Фаҗига 5 февральдә булган дип фаразлана. Оперативниклар үтерүченең койма аша кереп, хатын-кызларга кисәк һөҗүм итүен ачыклаган. Шикләнелүчеләрнең берсе Мәскәү янындагы ЮХХДИ хезмәткәре булырга мөмкин. Ир-ат Светланадан мотоцикл сатып алу өчен акча алган, ләкин акчаны вакытында кайтара алмаган. Шул вакыт эшкуар хатын аның ике тәгәрмәчле транспортын бурычы хисабына тартып алган. Моның өчен үтерүче дип саналган кеше үпкә саклый һәм җинаять оештыра алган.
Башкортстаннан игезәк хатыннар очраклы корбаннар булырга мөмкин.
Үтерүләрдән соң җинаятьче Русия территориясеннән чыгып киткән дигән мәгълүмат бар. Тикшерү комитеты шикләнелүчене читтән торып кулга алуны таләп итә.
Фото: башинформ