+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
10 февраль , 19:45

Хыянәтне кичерә алмаган

Иглин районында җаһил ир суд алдына басты.

Хыянәтне кичерә алмаган
Хыянәтне кичерә алмаган
Иглин районында 46 яшьлек иргә хөкем карары чыгарылды, ул хатынын үтергән. Аны 6 ел да 6 айга каты режимлы төзәтү колониясенә озаттылар, дип хәбәр итә Башкортстан Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Тикшерүләр буенча, былтыр 26 декабрьдә кич белән гаепләнүче 43 яшьлек хатыны белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Ир белән хатын арасында конфликт килеп чыккан, хатын иренә хыянәт итүен таныган. Ачуы чыгып, ир-ат хатын-кызны каты кыйнап ташлаган.

Аннары зыян күрүченең хәле начарлана һәм ире ашыгыч ярдәм чакыра, әмма килгән табиблар аның үлемен раслый һәм полициягә шалтырата.

Ир-ат кылган эшен таныган.

Фото: "пресс-служба СУ СК по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: