Уфада 13 яшьлек кызның йөкле булуы ачыкланган. Бу хакта "КП-Уфа" басмасы хәбәр итә.
Аларның мәгълүматлары буенча, мәктәп укучысы әнисе белән февраль башында Башкортстан башкаласының шәхси клиникаларының берсенә мөрәҗәгать иткән. Анда белгечләр кызның йөкле булуын ачыклаган һәм ул инде ким дигәндә 14 атналык булган.
Бу мәгълүмат полиция бүлегенә тапшырылган. Яшь кызның кемнән авырга калуы әлегә билгесез. Аңа бу язда гына 14 яшь тулачак.
Фото: "Башинформ" агентлыгы