+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 февраль 2024, 05:05

Ай гына шаһит

Куш каен янында булган хәл яшь хатынны айнытып җибәрде...  

Ай гына шаһитАй гына шаһит
Ай гына шаһит

Бүген – Нәфисәнең иң шатлыклы көне. Ул икенче тапкыр әни бул­ган көн! Түгәрәк тормышны тагын да ямьләндереп, ике ел элек аларның мәхәббәт җимеше – уллары Әмир дөньяга аваз салды. Ул вакытта кызлары Энҗегә инде 7 яшь иде. Баштарак Нәфисә икенче бала турында уйламады да. Апасының бер-бер артлы алып кайткан кызлары белән интеккәнен күргәч, балалар бер-берсен карап үссәләр җайлырактыр, дип уйлады ул. Ә соңыннан инде республика дәваханәсеннән килгән табибларга күренгәч, икенче бала алып кайту турында уйларга да курыкты ул.

...Гинеколог аны җентекләп карагач, барысы да әйбәт дип чыгарды, тик медицина картасына күз төшергәннән соң күрше кабинетка, кардиологка да күренеп чыгарга кушты. Анда олырак кына абый кеше иде, йөрәк тибешен тыңлады, кан басымын карады да Нәфисәнең күзләренә текәлде:
– Гинекологик яктан сезнең барысы да тәртип. Әйтүегезчә, икенче бала турында хыялланасыз, тик... Әгәр кызыгызны ятим калдырасыгыз килмәсә, бу уегыздан кире кайтыгыз. Минем вердикт шундый! Кан басымы югары, мондый вакытта 9 ай буе баланы карында йөрткәндә бөерләр эшләүдән туктау ихтималы 90 процентка җитә. Бу – бер, икенчедән, кан басымы югары булганда йөрәк авырлык белән эшли. Ә йөклелек йөрәккә өстәмә кыенлык тудырырга мөмкин. Сезнең  очракта икенче бала турында уйлау дөрес фикер түгел.
Бу сүзләрдән соң кәефе төште хатынның. Ире янына чыккач, аның күкрәгенә башын куеп, елап та алды әле ул. Кәбиргә барысын да сөйләгәч, ул: “Ярар инде, әнисе! Безнең кызыбыз бар бит, шул да җиткән”, – дигәч кенә бераз тынычланды.


Шулай да табиблар сүзенә карамыйча, хыялын тормышка ашырды ул: айлар буе дәваханәдә ятса ятты, шал­кандай малай бүләк итте ире­нә. Хәзер менә кызы да, улы да бар аның. Энҗе бөр­теге инде кул арасына да керде, энесен бишектә чакта ук тирбәтеп үс­терде. Хәзер дә “Әмирем!” дип кенә тора.
Иртән торып, ирен ашатып-эчереп эшкә озаткач, сыерын савып, көтүне куып кайтты яшь хатын. Хәзер тиз генә өен җыештырып алыр да, өстәл әзерләргә керешер. Күңелле мәшә­кать­ләр көтә аны бүген. Өйләре бәләкәй генә булуга карамастан, кунак чакырырга ярата ул. Ә бүген инде бәләкәй кешенең туган көненә бәләкәй кешеләр киләчәк: барысы бергә ун бала җыелыр, өйдә ашарлар да ишек алдына чыгып уйнарлар. Барысы да яхшы булыр.


Җырлый-җырлый идән сөртеп йөргәндә Нәфисә бер сәер төенчеккә тап булды: гәзит битенә төрелгән табылдыкны ачып карагач, күз аллары караңгыланып китте аның. Өй бәләкәй булгач, көн дә идәнне себереп булса да ала торган иде, кичә бернәрсә дә юк иде бит монда. Каян килеп чыккан бу ят әйбер? Нәрсә булыр соң бу? Күп сораулар кайнады аның башында. Ә төенчекнең эчендә өч бөртек тырнак һәм 5-6 сантиметр тирәсендәге чәч бөртекләре иде. Шул чәч бөртекләре арасында ике ак чәч тә бар...
Кәефе төшсә дә, Нәфисә эшен дәвам итте, кунаклары килер, өстәл әзерлисе бар бит. Ул күптән түгел Маргарет Митчеллның “Унесенные ветром” әсәрен укыган иде, менә анда Скарлетт иң авыр вакытта: “Об этом я подумаю завтра!” – дип әйтә иде. Нәфисә дә үзен шулай тынычландырды, эш белән мавыгып, онытылып та китте. Менә балалары да торды, аларны юындырып, чәй эчереп, уйнарга чыгарып җибәрде. Кунаклар килгәнче ишек алдында уйнасыннар рәхәтләнеп.


Әйтелгән сәгатькә кунаклар да килә башлады. Кунаклар дигәч тә, барысы да Энҗе белән Әмирнең икетуган апа-абыйлары, эне-сеңелләре, Нәфисәнең дүрт апасының сигез баласы иде. Өстәл тирәли утыргач, барысы да шау-гөр килеп алды, һәрберсе уйнап кына Әмирнең колагын ике тапкыр тартып алды. Электән килгән гадәт, янәсе, зур үссен, өскә тартылып үссен! Балаларны ашат­канда апасының кызлары йөгерә-йөгерә ярдәм итте, бәләкәйрәкләрне ашатырга да булышты. Шулай күңелле генә дәвам итте бу 2 яшь тул­ган көн.
Балалар өй алдына чирәмгә уйнарга чыгып киткәч, Нәфисә кабаттан теге сәер табылдык турында уйлый башлады. Нәрсә булыр соң бу, бер ят кеше дә кермәде бит аларга бу арада, каян килеп чыккан ул анда?  Озак баш вата торгач, хатын мондый уйга килде: иртән Кәбиргә көндезге аш тутырганда ризык йөртә торган сумкадан төшсә генә инде. Алгы кесәсенә кашык салганда... Нәфисә алай да төенчекне суыткыч башына алып куйды, кайткач иреннән сорар әле, бәлки, ул аңлата алыр.


Ә ишек алдында балалар, Әмирне түгәрәк уртасына бастырып, “Ак калач” җырлыйлар иде. Улы, шомырттай кара күзләрен тәгәрәтеп, аптырап карап тора, бернәрсә дә аңламый. Барысы да көлгәндә уймак кебек кенә авызын колагына кадәр ерып, кычкырып көлә башлый. Нәфисә улына караган саен аптырый, ничек бәләкәй генә авыз колакка тиклем ерыла ала икән?
И балачак, балачак... Менә балалар бермәл соры, кара йорт куян­нарының балалары белән уйный башлады, кызык табып, фотога да төшеп алгач, ян капканы ачып, урманга таба киттеләр.
Аларның өенә терәлеп, каен урманы шаулап үсә. Ул каеннарның зифалыгын күреп хәйран калырлык. Ә агач төбендә каен җиләкләре пешә. Җәй уртасы булгач, җиләк чүпләргә киткәндер балалар.
Савыт-сабаларны югач, Нәфисә балалар артыннан ян капкадан урманга атлады. Ә анда... табигатьнең могҗи­засына үрелеп, балачак “үсеп” утыра иде! Алар янында гына куш каен астан ук бер-берсенә үрелеп үсә. Ә өскә таба бу ике каен аерылып китә. Балалар шул агачларның кәүсәсе буйлап өскә менгән дә шатланып кычкырышалар, гөрләшәләр. Ә иң өстә – апасының нәни кулларында Әмире.
– Төшегез, егыласыз бит! – дип кычкырып җибәрде яшь ана, баласы өчен борчылып.
– Нәфисә апа, борчылма, без бит истәлеккә фотога гына төшәбез! Әйдә син дә, бик матур фото булачак. Әмиргә ике яшь, ике каенга күпме бала менеп кунаклаган, бу бит искиткеч матур истәлек,– дип, кызлар аны да чакырды.
– Иии, мин бит матур күлмәктән түгел, халат белән генә, – дисә дә, Нәфисә, каен төбенә килеп басып, фотога төште. Еллар үткәч, карарга, чыннан да, бер истәлек булыр.


Шулай туган көн кунаклары белән көн узганы сизелми дә калды. Ире эштән кайтыр вакыт та җитте, балалар да таралыша башлады.
Урамда машина тавышы ишетел­гәндә алар соңгы кунакларын озата иде инде. Хатын, йөгерә-йөгерә капканы ачып, Кәбирне кертте, балалар әтиләре янына йөгерде. Туган көн бүләге дип, әтисе Әмиргә зур гына машина тоттырды, һәрберсенә берәр туңдырма өләште. Малай, көн буе уйнап аруына карамастан, машинаны этеп уйный башлады.


– Һаман уйнауда, арымаган икән бу бала, көндез дә йокламады, йокысы тәмле булыр инде бүген. Әйдәгез, башта әтиегез белән бергә ашап алыйк, соңыннан уйнарсыз,– дип, Нәфисә аларны өйгә дәште.
Өстәл артында Әмир әтисе каршында утыра иде. Кәбир аңа:
– Түт-түт ошадымы, улым? Матурмы? Әти, рәхмәт, дип әйт әле хәзер, – дисә дә, малай, шомырт кара күзләрен төбәп, әтисенә каравын белде.
– Ник сөйләшми ул? Ике яшьтә бит инде балалар сөйләшә, ә бу баладан бер сүз чыкмый. Күзләрен тупайта да утыра, миңа тишәрдәй итеп карый. Колагына кадәр авызын еруы да сәер аның, тәртиплерәк кенә көлсә булмыймыни? – дип, әти кеше юктан тавыш күтәрә башлады.
– Кәбир, керпе дә баласын “йомшагым” ди, карга да “аппагым” дип ярата, ә син әллә нинди ямьсез сүзләр сөйлисең. Һәр баланың үзенчәлеге була инде, бик сөйкемле сабый, юктан гаеп эзләмә. Теленә килгәндә, әнә күрше әби тел ачкычы кирәк дип әйтә. Беләсеңме нәрсәдә ул әби әйткәнчә тел ачкычы? Оятсыз сүзләрне кабатлатуда икән! – дип, Нәфисә сүзне уенга борырга тырышты.
Тик ир ашау арасында булса да үз баласына карата сәер сүзләр чәчте генә:
– Мин белгән балалар ике яшьтә тәтелдәп, ап-ачык итеп сөйләшә, ә бу бала әни-әти дип тә әйтми бит, телсез-чукрактыр ул! Чакырсаң да килми бит. Шул күмердәй күзләре белән бораулавын белә...
Ярый әле Әмир бу сүзләрне аңлый алырлык яшьтә түгел иде. Кызлары Энҗе генә бер әтисенә, бер энесенә карап, аптырап торды-торды да:
– Әти, ул бит ишетә, мин чакырсам, йөгереп килә, кайвакыт “апа” дип тә әйткән кебек була,– дип, энесен якламакчы булды.
– Ишетә, кызым, күрә дә. Сөйләшә дә башлар бераздан. Минем бәләкәч улым сигез айлык чагында ук аерым сүзләрне әйтә башлаган иде бит, тик, никтер, туктап калды. Әллә без көлгәнгә, әллә артыннан кабатлаганга дөм сөйләшмәс булды шул. Бәлки, чыннан да табибларга күрсәтеп карарга микән әллә? – дип, Нәфисә иренә текәлде.
– Теләсәң нишләт, син бит өйдә ятасың, – дип, төксе генә җавап кайтарды да, кашыгын өстәлгә ташлап, ишек алдына чыгып китте ир.
Корырак шул Кәбире, нишләтәсең. Нәфисә дә улының теле һаман ачылмаганга эчтән генә бик борчыла иде, ләкин балада ниндидер тайпылышлар бар дип башына да кертеп караганы булмады аның. Кызы Энҗе бик иртә тәтелди башлады, нечкә генә тавышы белән әйтә алмаган сүзләрен дә үзенчә төрләндереп әйтә иде. Тик балалар бакчасына биргәч, кызның хәтере начар икәне ачыкланды. Беренче шигырен ятлатканны искә төшереп көлемсерәп алды хатын... Әнисе әйтә иде: “Барлык бала да бертөрле булмый, бишегез биш төрле, бармаклар да бертигез түгел бит, тик кайсы бармакны тешләсәң дә авырта.” Бик хак сүзләр, – дип уйлады хатын.


Шулчак теге сәер табылдык Нә­фисәнең исенә төште. Оныткан бит иреннән сорарга, хәер, сөйгәненең кәефе эштән кайтканда ук шәптән түгел иде шул. Ул аның күзләренә карау белән сизде анысын. Ярар, бераз тынычлансын, балаларны йоклаткач сөйләшербез әле, дип уйлады.
Көтү кайтып, малларны караштырганда да алар ире белән бер авыз сүз сөйләшмәде. Әнисенең чиләк белән сөт күтәреп кергәнен күргәч, Әмир сөт шешәсен тотып килеп җитте, үзенчә сөт кирәк, дип әйтүе иде аның.
– Сөт-төт кирәкмени минем улыма, йокларга кирәкмени?– дип сөйләнә-сөйләнә, яңа сауган сөтне сөзде дә, Әмирнең кәкре бублик формасында ясалган шешәсенә салып бирде.

Ирида Акалы.
(Дәвамы бар).

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас