+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 февраль , 11:43

Зиратта качышлы уйнаган булганнар...

"Әниеңә сәлам әйт", - ди андагы бер хатын...

Зиратта качышлы уйнаган булганнар...
Зиратта качышлы уйнаган булганнар...

"Бу хәл минем әни белән 1960 елда була. Әнинең пионер вакыты. Шул елны Литвадан Уралдагы Далматово дигән кечкенә генә шәһәргә әти-әнисе белән кунакка кайта алар. Бу аның әти-әнисең туган җире була. Бөек Ватан сугышы беткәннән соң әнинең әтисенә Польшада һәм аннан соң Литвада эшләргә туры килгән.

Шулай бер көнне әни балалар белән уйнарга чыгып китә. Алардан ерак түгел - зират. Шул зиратта качышлы уйный болар. Утыра шулай качып әни бер кабер артында һәм күзе ике хатын-кызга төшә. Берсе - олы, берсе - яшь. Шәһәр кечкенә булганлыктан кешеләр бер-берсен яхшы белә. Олы хатын: "Син кем кызы, ник кабер артында качып утырасың?" - ди. Әни үзенең әнисе, әтисе турында сөйләп бирә. "Без туганнарга кунакка кайттык. Ә монда качышлы уйныйбыз", - ди. Теге хатын елмаеп куя. Ул аның әнисенең класс җитәкчесе икәнен әйтә. Ә бу минем кызым, ди. Аннан соң алар әнидән, син әбиең белән бабаңның каберен күргәнең булдымы, дип сорыйлар. Әнием юк, ди. Әйдә күрсәтәбез, дип, әнине каберләр арасыннан алып баралар. Әбисе белән бабасы каберен күрсәткәч, әниеңә сәлам әйтерсең, дип хушлашып китеп баралар. Шунда ук җир йоткан төсле юкка да чыгалар.

Уеннан кайткач кич белән генә әни зиратта кемнәрне күргәне, әнисенә сәлам тапшырырга кушканнары исенә төшеп әнисенә сөйли. Моны ишетүгә әнисе елый башлый. "Кем сине өйрәтеп кайтарды болай сөйләргә?" - ди. Аннан соң үзләре белән алып кайткан фотоальбомын ачып бер фото күрсәтә. "Шушы фотодан шул хатынны табып күрсәтсәң, мин сиңа ышаначакмын", - ди. Әни бик тиз таба ул хатынны. Тик анда әле ул зиратта күргән хатын яшьрәк. Шунда әнисе: "Синең бабаң белән әбиең ул урында күмелмәгән. Алар бөтенләй башка җирдә күмелгән. Ә анда менә шушы минем класс җитәкчесе кызы белән  күмелгән. Аларның өйләре янды һәм алар янып үлделәр күптән инде. Алар күптәннән җир куенында инде", - ди.
Икенче көнне әни әнисе белән зиратка баралар. Шул каберләр янына. Ә аларның каберләре танырлык түгел, чүп басып бетергән. Ташландыкка әйләнеп беткән. Чүпләрен утап, чистартып кайталар. Әнием олыгайсам да һаман шул булган хәлне оныта алмыйм, ди. Без бит аермачык сөйләштек ул хатын белән", - ди.

Бу хат Интернет челтәрендә язылды. Мәрхүмнәрнең исәннәр белән сөйләшүләре турында сирәк булса да ишетелеп тора. Чыннан да, бу дөньяны кем һәм кайчан тулысынча аңлар икән?..

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: