Әнвәр Нургалиев фаҗигадә һәлак булган сеңлесе Диананың балаларына гастрольләрдә тамашачылары һәм мәрхүмәнең дуслары биргән бүләкләрне китергән. «Бүләкләрнең саны юк, машинага көчкә сыйдырдым», – ди җырчы.
Балалар бу бүләкләргә чиксез куанып, аларны җибәрүчеләргә рәхмәт әйтә.
«Балалар бик сагындырган. Исән-саулар, үскәннәр инде. Апа белән җизни дә әйбәт. Сезгә күчтәнәчләр, сәдакалар өчен чиксез рәхмәт, барысын да тапшырдык», – дип язган җырчы.
«Суд әле дә тәмамланмады. 2 айдан 1 ел була инде, гаепләнүче 3 адвокат алмаштырды. Бу вакыт аралыгында гаепләнүче һәм аның туганнарының берсе дә балалар язмышы белән кызыксынмады, ярдәм турында әйтмим дә. Бу эштә иң сәере – ул хәзер баштагы күрсәтмәләреннән баш тарта һәм үз гаебен тулысынча танымый, безнең Диананы гаепли», – дип ачыргалана Әнвәр.