"2000 ел. Туганнарда җыелышып утырган идек. Җәй. Эссе. Төнгә кадәр утырдык. Чайканып чыгарга кирәк, дип, мунчага кереп киттем.
Юынып утырам шулай, мунча чормасында кемдер йөргән тавыш ишетелә. Бу - апа, я җизнидер инде, дим. Төнлә мунча чормасында нишләп йөриләр икән, дим. Юындым, чайкандым да чыктым. "Нишләп йөрисез анда чормада?" - дим. Тавыш тынды. Эндәшүче юк.
Берзаман буш шампунь савыты башка килеп төште. Аның артыннан икенчесе. Куркуымнан сөлгегә урандым да чыгып йөгердем. Апа да, җизни дә өйдә! Апа: "Төнлә мунчага барма, дип әйттем бит. Төнге уникедән соң анда мунча иясе хуҗа. Яратмый ул төнлә мунчага йөргәнне", - ди. Шуннан соң төнлә мунчага аяк та атлаганым юк.
Мунча иясе белән "очрашулар" турында еш ишетелә. Чынлап бармый икән ул?..