61 яшьлек Америка актеры Том Круз Дәүләт думасының элекке депутаты Ринат Хәйровның кызы – 36 яшьлек Эльсина Хәйрова белән рәсми рәвештә очраша башлаган. Бу хакта актер үзе белдергән. Мәгълүматны "URA.RU" басмасы китерә.
Эльсина Хәйрова – Русия депутаты кызы. Шул ук вакытта ул бриллиантлар белән сату итүче олигархның элекке хатыны да икән. Кыз АКШ актеры белән декабрьдә махсус кичәдә танышкан.
Шунысы мөһим, Дәүләт думасының элекке депутаты Хәйров бу мәгълүматны тулысынча кире кага.
Фото: "ВКонтакте"дагы сәхифәдән.