+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 февраль 2024, 03:35

Минем иркәм Сүриядә...

Интернетта танышкан сөйгәне кызга 100 мең доллар җибәрүен әйтә. Җибәргәнме? Ничек уйлыйсыз?

Минем иркәм Сүриядә...Минем иркәм Сүриядә...
Минем иркәм Сүриядә...
Интернетта танышкан сөйгәне кызга 100 мең доллар җибәрүен әйтә һәм 100 мең сум тирәсе таможня бәясен түләвен сорый...
 
Күмертау шәһәрендә яшәүче хатын-кыз никах аферисты корбаны булган.

Аның матди зыяны 95 мең сум тирәсе тәшкил итте, дип хәбәр иттеләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Бу пар социаль челтәрләрдә танышып, хат алыша башлаган. Онлайн-сөйгәне кызга Сүриядәге авыр хәрби хезмәтен тасвирлый һәм гаилә корырга һәм килергә әзер булуын сөйли, өстәвенә аның валютада җитди тупланмалары бар, имеш. Ул аңа 100 мең доллар акча җибәргәнен хәбәр итә. Доллар акчалата чөнки, янәсе, мондый сумманы чик аша үткәрү мөмкин түгел, һәм ул аннан таможняда ниндидер салымнар өчен сум белән түләвен сораган.

Кыз бернәрсәдән дә шикләнми һәм акча җибәрә. Ә алдау корбаны булганын аңлау «таможня» түләү өчен чираттагы запрос җибәргәч килгән...

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас