+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 февраль , 14:53

"Балаңа бик нык күз тигән бит!.."

"4 айлык чагымда комага киткәнмен. Табиблар да инде миңа кул селтәгән булган..."

"Балаңа бик нык күз тигән бит!.."
"Балаңа бик нык күз тигән бит!.."

Гадәттән тыш хәлләр турында еш язасыз, мин дә үзем турында сөйлим әле.
Мин 4 айлык вакытта үлеп беткән бала булганмын. Косып, эч китеп чирләгәнмен. Аннары комага киткәнмен. Врачлар, инде коткарып булмый, дип, кул селтәгән. Шулай дигәч, әни бик елаган.

Һәм төнлә моның янына бер җыештыручы апа килеп, миңа караган да әнигә әйткән: "Синең улыңа бик каты күз тидергәннәр, әнә борын билендә (переносица) полоса бар. Син аны телең белән аркылыга ялап ал әле", - дигән. Әни, инде башка чара юк, эшләп карыйм, дип, ялаган. Ә шуннан соң иртә белән мин комадан чыкканмын. Көннән-көн сәламәтлегем яхшырган.

Табиблар диагнозны барыбер куя алмаган. Әни шул җыештыручы апаның киләсе сменасы тагын кайчан була, дип сорагач, аңа биредә андый хатынны белмәүләрен әйткәннәр. Монда андый олы яшьтәге кеше эшләми һәм төнлә җыештыручы монда булырга да мөмкин түгел, дип әйткәннәр. Әни, гомерем буе рәхмәтле булдым шул апага, ди. Кем булган ул? Аны белүче дә, күрүче дә булмаган бит..."

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: