Блогер "Башкирская домохозяйка" бу турыда ачыктан-ачык сөйләгән. Ул язылучыларга тагын бер тапкыр әни булырга теләвен, әмма әлегә моңа ирешә алмавын әйткән. Миләүшә Шәйхелисламова (блогерның чын исеме) табибларга мөрәҗәгать иткәнме-юкмы - анысын төгәл әйтмәгән.
"Әлбәттә, мин моны күптән көтәм. Ләкин әлегә без булдыра алмыйбыз", – дип хәбәр иткән блогер.
Бүген блогер ире белән кызлары Азалияне тәрбиялиләр. Ул инде - югары сыйныф укучысы.
Фото: Видеодан скриншот