+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
23 февраль , 13:02

"Иң куркынычы - алар үзләренең хаклы булуына ышана..."

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев туганы Диана Сәфәрова үлеменә китергән авариядә гаепләнүче кешедән нәрсә көтүен белдерде.

"Иң куркынычы - алар үзләренең хаклы булуына ышана..."
"Иң куркынычы - алар үзләренең хаклы булуына ышана..."
Шәхси блогында музыкант Чишмә район суды карарына аңлатма бирде. Суд авариянең икенче катнашучысы Вадим Латыйповны җиде елга колония-поселениегә һәм һәлак булган хатынның туганнарына биш миллион сум компенсация түләргә хөкем итте.

"Әгәр гаепләнүче гафу үтенсә, безне суд карары канәгатьләндерер иде. Әмма яклау ягы авариядә Диананы гаепли. Иң куркынычы - алар үзләренең хаклы булуларына ышана. Бу хәл моның белән генә тәмамланмады әле...", - дип билгеләп үтте артист.

Суд утырышыннан соң Әнвәр Нургалиев Диана Сәфәрованың балалары һәм аның әти-әнисе янына барган. Җырчы белдерүенчә, аның иҗатын яратучылар авыр вакытта гаиләгә ярдәм итү өчен бүләкләр тапшыруны дәвам итә.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: