Куйбышев урамындагы шәхси йортта фаҗигале хәл теркәлгән.
Башкортстан МЧСы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, анда 1996 елда туган егет һәм 1955 елда туган хатын-кыз һәлак булган. Соңрак ачыкланганча, ана белән ул. Алар көнкүреш газы белән агуланган, дип фаразлана.
"Вакыйганың сәбәпләре ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем эшли. Хәл Баш идарә контролендә", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Фото: башинформ