Армиядә булып кайткан егетләр башкаларыннан аерылып тора. Аның үз-үзен тотышы да, гаиләсе белән аралашуы да, хәтта кызлар белән биюе дә башкача. Юкка гына элек: “Хезмәт итеп кайтсын, чын ир-егет булыр” димәгәннәр. Әле алай гына түгел, элек кызлар хезмәт итмәгән егетләргә игътибар да бирмәгән.
Мин кечкенә вакытта безнең авылда Зоя апа бар иде. Сап-сары чәчле, зәңгәр күзле, тулы гына гәүдәле апаны белмәгән кеше булмагандыр. Ул, чыннан да, урындагы хатын-кызлардан аерылып тора иде. Юк, сүз аның чибәрлегендә дә түгел, ул холкы белән аерыла иде. Хәтерлим, 90нчы елларда авылда эчкече ирләр бик күп иде. Үзгәртеп кору вакыты иде шул. Берәүләр, эшсез калып, аракы сазлыгына батты, икенчеләр, эш эзләп, башка төбәккә чыгып китте. Ул вакытта һәр авылда диярлек өйдән-өйгә кереп, эчәргә сорап йөрүчеләр дә бар иде. Хәтерлим әле, әни, шуларны кызганып, кайбер чакта салып та бирә. Шунда телләре ачылып китеп, әнине мактый-мактый чыгып китә иде алар. Әти исә читтән көлеп кенә кала иде.
– Ринат янына кергән идем. Ну, хатын туры килде аңа, ичмасам! Сыйныфташ бит инде миңа Ринат. Матур гына кәеф-сафа корып утыра идек, Зойкасы кайтып та керде, өстәлдәге шешәне алып, тәрәзәдән дә очырды. Ярый безнең хатыннар андый түгел, – дип сөйләнә-сөйләнә чыгып китте берсендә бер абый.
Дөресен генә әйткәндә, ул Зоя ападан авылдагы бөтен ир-егет курка иде бугай. Калын тавышлы урыс хатыны, чыннан да, безнең мөселман хатын-кызларыннан бик аерыла иде шул.
Зоя апаны Ринат абый армиядән алып кайткан. Кыз ул вакытта урындагы дәваханәдә шәфкать туташы булып эшләгән, ә егет ял вакытларында шәһәргә чыгып йөргән. Шул вакытта таныша да инде алар. Элек бит ике ел хезмәт иткәннәр. Күпмедер очрашып йөргәннән соң, Ринат абыйга туган якларына кайтырга вакыт җиткән. “Син миңа үзең ияреп кайттың”, – дип шаярта аны Ринат абый әле дә. Инде кайтыр көне билгеле булгач, Ринат абый Зоя апага үзе белән кайтырга тәкъдим ясаган. Ә чая урыс кызы шунда ук риза булган.
– За татарина выходишь. Повезло тебе. Терпеливый, воспитанный народ. А какие у вас дети будут красивые! – ди Зоя апаның әнисе, кызының башка төбәккә китәргә әзерләнгәнен күргәч. Ә әтисе аның ул чакта мәрхүм була инде.
Ул вакытта Ринат абый гаиләсе белән хат аша гына аралаша. Килен алып кайтырын да ачык кына әйтми. “Мин сезгә зур бүләк алып кайтам”, дип язган була хатында.
Дөресен генә әйткәндә, булачак бианай улының сөйгәнен тәүдә бик ошатып бетерми. Бер сүз дә татарча аңламаган киленгә карап тора да: “Улым, бу баланы бигрәк ерактан алып кайткансың. Арыгандыр. Төн генә кунсын да иртәгә үк илтеп куй. Кеше баласы бит ул”, – ди.
Армиядән кайткан егет кенә әнисенең сүзен тыңларга ашыкмый. Зояның да китәсе килми. Уйлаганыннан кире чигенә торганнардан түгел! Шундый чибәр, мөлаем, акыллы, аңа шундый хөрмәт белән караучы, елмаеп кына торучы егетне кулдан ычкындырып буламы соң?
Ныклы карарга килгән килен никах укытуга да каршы булмый. Авылда: “Фәһимәнең малае марҗа алып кайткан. Җитте бит замана!” – дигән сүзләр дә бераздан тына. Тәүдә Фәһимә апаның йөрәгенә бу сүзләр тынгылык бирми, әлбәттә. Әмма татар телен тырышып-тырышып өйрәнгән, бианасына ияреп, авыл эшләренең да асылына төшенгән киленгә сүз тапмый ул. Шулай итеп, яшьләр матур гына яшәп китә.
Яшь гаилә ике балага гомер бирә. Зоя үз динен дә, мөселман динен дә үз итә. Балалар да татар телендә дә, урыс телендә дә иркен аралашып үсә.
– Армиягә барырга теләмәгән егетләргә гаҗәпләнәм мин. Анда син дөньяны аңларга өйрәнәсең. Мин бергә хезмәт иткән иптәшләрем белән әле дә аралашып яшим. Владик исемле егет кечкенә буйлы, ябык кына иде. Шуңа бәләкәй булуы аркасында аңа еш кына “эләгә” дә иде инде. Аңа ярашлы кием булмаганлыктан, ул ничек булдыра ала, шулай кыскарта иде киемнәрен. Әлбәттә, аның тышкы кыяфәте командирларга ошамый иде. Тик соңрак алар да моңа артык игътибар итми башлады. Ә менә Сергей, киресенчә, бик зур иде. Гәүдә авырлыгы 120 килограмм чамасы булгандыр. Аңа да җиңелдән булмады, әмма берничә айдан ул 40 килограмм авырлыгын ташлады. Армиядә чын дуслыкның нәрсә икәнен дә яхшы аңлыйсың, мәхәббәт хатларын да бергәләп укыйсың...
Ә Зоя белән язмышымны бәйләгәнгә үкенмим. Усал булса да, яхшы хатын булды ул. Әнине дә соңгы юлга бик зурлап озаттык. Хәзер инде оныкларыбызга сөенеп яшибез, – ди Ринат абый.
Кайчандыр армиядән ияреп кайткан Зоя, чыннан да, авылда бик хөрмәтле кешегә әйләнә. Урындагы фельдшер-акушерлык пунктында озак еллар эшли ул. Бүген инде хаклы ялда булса да, авыруларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер.
– Шушы төбәкне үз иткәнемә үкенмим. Тормышта төрле хәлләр булды, әлбәттә. Ләкин мин үземне бәхетле, дип саныйм, – ди ул.
Дөньяда һәрнәрсә парлап яратылган, диләр. Берәүләр янәшәдә генә яшәгән кеше белән язмышын бәйли, икенчеләр, аны эзләп, дөнья гизә. Элек авылларда, чыннан да, катнаш никахларны өнәп бетермиләр иде. Бәлки, Ринат абыйга да Зоясы өчен сүз әйтүчеләр булгандыр. Тик чын ир-егет беркайчан да уйлаганыннан кире кайтмый. Хәрби хезмәт вакытында яралган мәхәббәт тә нык була, күрәсең.
Гөлия Гәрәева.