Уфа шәһәре хакимиятенең Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башкаланың Чернышевский урамындагы «Боровский йорты» архитектура һәйкәлен саткан. Лотның башлангыч бәясе 1 сум тәшкил итә, процедура җиңүчесе объектны 28,5 миллион сумга сатып алырга тәкъдим итә.
Бу йорт 1900 елда Владимир Ленинның беренче килүе вакытында шушындагы халык табибы фатирында Уфа социал-демократлары белән очрашу үткәрелүе белән игътибарга лаек.
Агач бина канәгатьләнерлек хәлдә түгел. Яңа хуҗа 2025 елның өченче кварталы ахырына кадәр Мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр башкарырга тиеш.
Фото: башинформ