+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 март 2024, 09:55

Биш яшьлек бала батып үлгән

Әбҗәлил районының Әскар авылында  коточкыч хәл булган.

Биш яшьлек бала батып үлгәнБиш яшьлек бала батып үлгән
Биш яшьлек бала батып үлгән

Анда «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында 5 яшьлек бала батып үлгән.

"Әбҗәлил" гәзите хәбәр иткәнчә, хокук саклау органнарында әлеге факт буенча тикшерү бара.

Билгеле булуынча, фаҗига шимбә кичендә булган, бу вакытта бер хатын үзенең баласы һәм тагын берничә бала белән бассейнга килгән.

Берникадәр вакытка караучысыз калган сабый суга егылып төшкән. Әнисе аның юклыгын шунда ук абайламаган, тапканда ул инде аңсыз булган. Һәлакәт урынына чакырылган табиблар баланы терелтә алмаган.

Фото: "Әбҗәлил" гәзите сайты.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас