Салават шәһәрендә биш катлы йортта янгын вакытында ике хатын-кыз һәлак булган.
Инцидент Октябрь урамындагы торак йортның өченче катында була. Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр шунда ук биредә яшәүчеләрне коткаруга һәм эвакуацияләүгә керешә. Белгечләр ике хатын-кызны коткарып кала һәм 12 кешене эвакуацияли.
Кызганычка каршы, бер хатынны яшәү билгеләре булмаган килеш тапканнар, табиблар аның үлемен раслаган. Тагын бер зыян күрүче соңрак ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.
Фаҗиганең сәбәбе ачыклана. Күршеләре сөйләвенчә, һәлак булган хатын-кызлар эчкән һәм тәмәке тарткан, бу, МЧС фаразлары буенча, янгынга сәбәп булырга мөмкин.
Фото: "МЧС по РБ"