Башкортстан чигеннән ерак түгел Чиләбе өлкәсендә авариядә күпбалалы гаилә һәлак булган. ЮХХДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, 20 яшьлек егет чит ил машинасында куркыныч борылышта игътибарсызлык күрсәтеп "обгон"га чыга. Нәтиҗәдә, каршы якта үз полосасы буенча хәрәкәт иткән ил җиңел машинасы белән бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәте урынында «ВАЗ-21102» машинасындагы бөтен гаилә диярлек: 42 яшьлек ир-ат, аның хатыны, 7 яшьлек кызы һәм өч айлык улы һәлак була. 4 яшьлек уллары могҗиза белән исән кала, әмма авариядән соң аның хәле бик авыр.
Фото: "ГИБДД по Челябинской области"