+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 март , 21:05

Бер яшьлек бала саморез йоткан...

Ул исән калганмы?

Бер яшьлек бала саморез йоткан...
Бер яшьлек бала саморез йоткан...
Уфада ашыгыч рәвештә бер яшьлек балага операция ясаганнар, ул бер ярым сантиметр озынлыктагы саморез йоткан. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Процедура ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсендә узган.

Баланың әти-әнисе карамагында булмавы алдан билгеле. Шул вакытта ул саморез табып, аны йоткан. Әти-әнисе, улының хәле начарлануын күреп, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Чит әйберне наркоз астында операция ясап, заманча җиһазлар ярдәмендә чыгарганнар.

Фото: mybashkortostan.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: