"Минем дустым ерак юлларга йөри торган автобус йөртә. Берсендә аның белән юлга чыктым. Иптәшкә бардым инде. Менә шунда пассажирлар төшеп беткәннән соң ахыргы ноктага барганда юл читендә тукталыш күрдек. Инде төн уртасы. Ә анда кешеләр басып тора. Минем дустым аларны туктап утыртмыйча, киресенчә, тизлеккә басып, ыжгырды аннан. Мин, ник туктамадың, димен. Ә ул соңрак, яме, ди. Соңгы тукталышка килеп җиткәч, ул миңа ни булганын сөйләде. Ул урында, чыннан да, кайчандыр тукталыш булган. Бер исерек йөк машинасы белән шул тукталышка очып кергән һәм андагы бөтен кеше үлгән. Ул тукталышны соңыннан сүткәннәр. Хәзер ул анда юк, ди. Ә менә шул урында кайчакта шулай кешеләре күренә ди. Һәм туктап ул кешеләрне утыртсаң - син авариягә эләгәчәксең, ди. Авариягә очраган автобус шоферлары сөйләгәннәр. Шулай белмичә туктап утырткан булганнар".
Социаль челтәрләрдә шундый хат барлыкка килде. Гомумән, озак еллар водитель булып эшәгән кешеләрнең мондый тарихлары күп. Гел авария була торган урыннар барлыгын да беләбез. Аңламассың бу дөньяны...