+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
11 март 2024, 03:20

Агафья Лыкованы кемнәр хәтерли?

Аңа быел 80 яшь тула. Ул бөтен гомерен тайгада үткәргән.

Агафья Лыкованы кемнәр хәтерли?Агафья Лыкованы кемнәр хәтерли?
Агафья Лыкованы кемнәр хәтерли?
- Анда тын алырлык түгел, машиналар... бу коточкыч - дип җавап бирә Агафья Лыкова шәһәргә күченергә теләмиме дигән сорауга.

Тумыштан ук, 80 елга якын, ул тайгада яши. Аның әтисе Карп Осипович гаиләсен анда 30нчы елларда, коллективлаштырудан качып алып китә. Агафья 1944 елда туган.

Ул утын кисә, су ташый, кәҗәләргә печән запасы туплый. Ләкин яшь инде үзен сиздерә. Элеккеге кебек хуҗалык алып бару һәм шул ук вакытта барлык намазларны уку хәзер авыр. Аңа даими рәвештә старовер җәмгыятеннән ярдәмчеләр җибәрелә.
 
Ә «Хакасия» тыюлыгы хезмәткәрләре, Лыкованың заимкасы аның территориясендә урнашкан, һәр ай күчтәнәчләр белән килә. Еш була алмыйлар: Агафья йортына һава яки елга аша гына барып җитәргә мөмкин.

Фото: polymerh.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас