Бу хакта Башкортстан прокуратурасы хәбәр итә.
2023 елның декабрендә ике балигъ булмаган баласы булган хатын өйдә малай тудыра һәм аннан котылырга карар итә.
Ул аны япмага төреп, полимер пакетка салып, Сипайлово микрорайонындагы күпкатлы йортның подъездындагы кладовка бүлмәсендә яшерә.
Гаепләнүче үз гаебен таныган Җинаять эше Уфаның Октябрь район судына карау өчен җибәрелгән.
Фото: мк.ру