+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
11 март 2024, 07:15

Ярмәкәйгә барып җитмәгән

Ырынбурдан Башкортстанның Ярмәкәй районына чыгып киткән ирнең гәүдәсе табылган.

Ярмәкәйгә барып җитмәгәнЯрмәкәйгә барып җитмәгән
Ярмәкәйгә барып җитмәгән
Ырынбур өлкәсенең Абдулино шәһәреннән Башкортстанның Ярмәкәй авылына чыгып киткән 34 яшьлек хәбәрсез югалган ир-ат үле килеш табылган. Бу хакта урындагы полициягә сылтама белән «ОренСпас» эзләү-коткару отряды хәбәр итә.

Ир-атның үлеме сәбәбе, шулай ук аның гәүдәсе нинди шартларда табылганы төгәл әйтелми.

Элегрәк Ырынбур өлкәсе Эчке эшләр идарәсе 7 мартта 34 яшьлек Абдулино кешесе "Toyota Corolla" автомобилендә Башкортстанга чыгып киткән һәм югалган, дип хәбәр иткән иде. Ул ике тәүлектән артык элемтәгә чыкмый, шуңа күрә эзләүгә игълан ителә.

Кызганычка каршы, бу хәл шулай фаҗигале тәмамланган.

Фото: горобзор

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас