Кичә Уфаның Ленин район судында Самараның алтынчы кассация суды белән видеоконференция узды. Анда Фәтхулла Исхаков эше каралды, ул мораль зыянны компенсацияләүдән канәгать түгел. Сүз уңаеннан, Башкортстан Югары суды аны 31 миллионнан 2 миллион сумга кадәр киметкән иде.
Утырышта Исхаковны яклаучылар, шулай ук пенсионер үзе чыгыш ясады. Үз чыгышында алар судтан Башкортстан Югары суды карарын гамәлдән чыгаруны һәм пенсионерга 250 миллион сум компенсация бирүне сорыйлар.
Әмма Финанс министрлыгы вәкиле сумма зур дип белдерә. Аның сүзләренчә, хәтта 2 миллион сум компенсация дә күп. Ведомство вәкиле моны Исхаковның җинаятьтә үз гаебен тануы, димәк, бернинди әхлакый компенсациягә лаек булмавы белән аңлата.
1959 елда Миякә район суды Исхаковны өч хатын-кызны үтерүгә омтылыш ясаганы өчен 15 елга хөкем итә. Ул 13 елын утырып чыга. Берничә ел элек бу суд карары гамәлдән чыгарылды, абзый акланды. Ләкин компенсацияне түләргә теләмиләр...
Фото: "Рен"