+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 март 2024, 01:45

“Исәнме, Маруся килен...”

Катнаш никахларда ике милләтнең дә телләрен, гореф-гадәтләрен санларга һәм сакларга кирәк.

Шәрифҗан 1928 елда дөньяга аваз сала. Бу елларда илдә, башлыча, авылда яшәүче халыкка тормыш бик авыр иде. Илдә сыйнфый дошманнарга каршы көрәш нәтиҗәсендә аерым хуҗалыкларның чәчүлек җирләре чүп басуына әйләнә. Авылда ачлык хөкем сөрә. Элегрәк күпчелек халык хәлле яисә бай хуҗалыкларга ялланып, эш хакына яшәрлек азык алса, хәзер анысы да юк.

Шәрифҗанның әти-әнисе бай тормышта яшәми. Шулай да әтисе башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә алган. Әнисе үз әтисеннән гарәп язмаларын өйрәнгән.

1930-32 елларда илдә колхозлашу башлана. Азрак гарәп һәм латин телләрендә укый-яза белгән әтисен яңа оешкан колхозга хисапчы итеп алалар. Өйдә бер-бер артлы балалар туа. Гаилә ишәя. Колхоз үзендә эшләгәннәргә җан асрарлык ашлыгын бирә. Шулай матур гына яшәгәндә Бөек Ватан сугышы башлана.
Шәрифҗанның әтисен, олы яшьтә булуын исәпкә алып, сугышка алмыйлар, ә хезмәт армиясенә Чиләбе трактор заводына эшкә җибәрәләр. Бик авыр була ул заводта. Ашау ягы көненә бер тапкыр сыек шулпа белән 100 грамм икмәктән артмый. Калган вакытта кем каян азык таба – шуның белән туклана.
Ачлыктан, кием юклыктан Шәрифҗанның әтисе туберкулез белән авырый башлый һәм эш урынында җан тәслим кыла. Аның кайда җирләгәне дә билгесез, чөнки мәетне алып кайтырга ул вакытта бернинди транспорт та, акча да булмый.

Әниләре гаиләдә алты бала белән ялгыз кала. Алты баладан Шәрифҗан белән Зәйтүнә генә эшкә яраклы. Кайда гына эшләми алар — ат караучы, авыл көтүчесе, сабан сөрү, чәчү, уру... Барысы да картларга, хатыннарга һәм бала-чагага төшә ул чакта.

1936 елда авылда ачылган башлангыч мәктәптә 4нче сыйныфка кадәр укый Шәрифҗан. Ул укырга тырыш, откыр була. Яраткан фәне – арифметика. Ә Зәйтүнә ул мәктәптә нибары 3 ел укып кала, соңыннан аны да олылар белән беррәттән эшкә кушалар.

1946 елда Шәрифҗанның яшьтәшләрен армиягә алалар, тик Шәрифҗанны гына ниндидер сәбәп белән калдыралар. Бераз белеме булуын исәпкә алып, аны авыл кибетенә сатучы итеп куялар.

Кибеткә сирәк булса да чәй, шикәр, тоз, керосин кебек товарлар кайтып тора. Бала чактан ук күрше урыс авылы кешеләренең яшелчә бакчасыннан кыяр, кишер, кәбестә, шалкан урлап өйрәнгән Шәрифҗан кибеткә кайткан товарлардан үзенә дә мул гына өлеш чыгара. Ел үтүгә ревизия ясалгач, аның өстенә зур суммада “растрата” чыга. Аны түләү өчен үзләре яшәгән өйләренең алгы өлешен сүтеп сатарга туры килә аңа. Аны башкача кибеттә эшләтмиләр.
Ул авылдашларының әйберен урларга керешеп китә: төнлә сөт-май чәлдерә, умарталык талый. Халык аның бу “һөнәрен” бик тиз белеп кала. Тик Шәрифҗанның әнисе генә халык алдында улының кылыгын дин буенча акларга тырыша: имеш, төнлә йокы калдырып эшләнгән эш гөнаһ булып саналмый!
Бер төндә Шәрифҗан күрше чуваш авылына баргач, кибеткә керә. Бина бик иске, салам түбәле, түшәме җимерелергә тора. Мондый хәлне күргәч, башына мәкерле уй килә. Төн җиткәч, түбәдәге саламны туздырып, түшәмне җимереп, кибет эченә үтә. Беркем күрмәде, сизмәде кебек. Зур гына капчыкка товар тутырып, түбәдән җиргә төшә, шулчак башына нидер бәрелеп аңын югалта. Баксаң, каравылчы аның эшен сизеп, чыкканын көтеп торган икән. Карак җиргә төшкәч тә аның башына мылтык түтәсе белән суккан.

Каравылчы, аңын югалткан Шәрифҗанның кул-аякларын бәйләгәч, кешеләр чакыра, үзе участковыйны алып килә. Бу эше өчен Шәрифҗанны 10 елга төрмәгә озаталар. Баштагы ике елында ул Бәләбәй төрмәсендә утыра. Соңыннан аны үзе кебек угрылар белән Пермь өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр. Анда 8 ел эшләгәч, азат итәләр. Шунда Шәрифҗан лагерьда пешекче булып эшләгән Маруся исемле кыз белән танышып, бераздан аны үзенә кәләш итеп ала.
Авылга алар икәү кайта. Бер авыз сүз урысча белмәгән әнисе ни эшләргә дә белми: “Исәнме, Маруся килен” дип каршы алудан башка артык сүз әйтә алмый.
Килен марҗа булгач, карчыкка намаз укырга өйдә урын калмый, ул намазны качып-посып я чоланда, я ихатада урын табып укыр була. Карчыкка иң ошамаганы — килененең бәдрәфкә комгансыз йөрүе була.

Әлбәттә, алар авылда озак яшәми, кире Пермь өлкәсенә күчеп китәләр. Шуннан соң авылга алардан бер хәбәр дә килми. Аларны юллап караучы да булмый...

Чегән кияүгә нәрсә булган?

1946-55 елларда сугыш үткән җимерек шәһәрләрне тергезү өчен 18-25 яшьлек егетләр һәм кызларны алтышар айга төзелешләргә җибәрәләр иде. Кайсы районнан күпме кеше кирәклеген өлкә комитеты планлаштыра һәм районнарга тарата. Ә урындагы түрәләр райондагы һәр колхозга күпме кеше җибәрергә тиешлеген раслап план җибәрә. Безнең авылдан да ел саен бу эшкә 5-6 кешене, кияүдә булмаган кызларны да җибәрәләр иде.
Ул елларда Ишембай районында нефть яткылыклары ачылу сәбәпле, башлыча, ул кызларны Ишембай дип аталачак шәһәр төзелешләренә җибәрделәр. 1955 елда төзелешкә китүче кызлар арасында Мәүлиха әбинең олы кызы Нәзифә дә бар иде. Апрель башында киткән кызлар октябрь башларында гына авылга кайтты. Нәзифәнең авылга кайтканда иргә чыгуы да билгеле булды. Күп тә үтмәстән, ул егет Нәзифә янына кайтып та җитте. Әлбәттә, ул татар егете түгел иде, чегән булып чыкты.

Бу эшкә Нәзифәнең барлык туганнары да риза булмады. Бары тик ныклап дин юлында булган Мәүлиха әби каршы сүз әйтмәде. Аныңча, кеше урысмы, чегәнме – Аллаһ бәндәсе ич! Ә чегән егетен күралмаган балаларына риза түгел иде ул. Аның һәрвакыт үзенә-үзе кабатлап йөргән бер сүзе бар: “Аптыраган, йөдәгән, артын мичкә терәгән!” Озакламый чегән Петр да бу сүзне үзенчә әйтергә өйрәнеп алды. Авыл ирләре Петрдан “Тормыш ничек?” дип сораса, ул да, карчыкның сүзләрен кабатлап: “Аптыраһан, сазан, артын пешкин траһан”, – дип җаваплый иде. Әлбәттә, ул татарча бу җөмләнең нәрсә аңлатканын белми иде.

Озакламый аларның мәхәббәт җимеше булып кызлары туды. Аңа урысча “Настя” дип исем куштылар, ә татарча “Нәфисә” дип дәшәләр иде.
Чегән, ничек кенә тырышса да, бу гаиләгә ярый алмады. Кызына бер яшь тулыр-тулмастан ул гаиләдән китеп барды. Башта хатлар яза иде. Ләкин, авылда урысча белүче булмаганлыктан, аңа җавап язучы булмады. Бер-ике ел хат язды да ул, соңыннан хәбәр килү туктады. Ә Нәзифә авыл кибетенә эшкә керде. Күп тә үтми авыл егете Рәискә кияүгә чыкты...

Фуат Мусин.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас