Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, полициягә 22 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул җиңел холыклы кыз белән танышу өчен бер сайтка кергән һәм тиешле белдерүне тапкан. Егет телефон аша билгесез хатын белән элемтәгә кергән. Заказ түләнгән, һәм уфалы кунакны көтә башлаган. Әмма "мәхәббәт алиһәсе" билгеләнгән вакытта килмәгән. Заказчы броньны гамәлдән чыгарырга карар иткән, ләкин бәлагә эләккән.
Заказны гамәлдән чыгару турында заявкадан соң, егеткә билгесез кеше шалтыраткан. Ул үзен салон җитәкчесе дип таныштырган һәм гариза бирүченең дөрес булмаган гамәлләре аркасында аларның системасында өзеклек килеп чыкканын аәйткән. Акчаны кире кайтару өчен өстәмә сумма җибәрергә кирәк, имеш. Мошенниклар белән аралашуын белмичә, яшь кеше күрсәтмәләрне үтәгән. Үзенең беркатлылыгы нәтиҗәсендә, ул явыз ниятлеләргә 300 мең сумнан артык акча күчергән, аны танышларыннан бурычка алган.
Күмертау полициясенә шундый ук гариза белән 52 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Бу иркәй дә күңелсез кичне таныш булмаган хатынның күңелле компаниясендә матурларга теләгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул сайтларның берсендә үзлегеннән тиешле кандидатураны сайлаган һәм аңа язган. Кыз үз хезмәтләренең бәясен билгеләгән. Ир шунда ук әлеге реквизитларга 15 мең сум акча җибәргән.
Күңелле кичә урынына гариза бирүчене башка сюрприз көткән. Аңа "салон җитәкчесе" шалтыраткан. Аферист, зыян күрүчегә янап, кассаның эшләмәве сылтавы белән, аны 40 мең сум күләмендә акча җибәрүгә ышандырырга тырышкан. Бу янаулар Күмертау кешесен куркыткан, һәм ул полициягә мөрәҗәгать иткән...
Фото: башинформ