+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 март , 13:35

Җинаятен биш елдан соң танырга мәҗбүр булган

Апасы түзмәгән, полициягә барып, барысын да сөйләп биргән.

Җинаятен биш елдан соң танырга мәҗбүр булган
Җинаятен биш елдан соң танырга мәҗбүр булган
Уфада 43 яшьлек хатын 2018 елда кылынган үтерү өчен Орджоникидзе районы суды каршына басачак.

Җинаять «Локомотив» бакча ширкәтендә була. Хокук саклау органнары версиясе буенча, элек тә закон белән проблемалары булган ханым 38 яшьлек ир белән бергә үз өендә табын кора. Бервакыт пар талаша башлый, һәм хатын, саморезлар кертелгән бита белән сөйгәнен үтергәнче кыйный. Нәтиҗәләрдән куркып, хатын мәетне һәм коралны яшерергә карар итә.

Бу эштә аңа элекке ире һәм абыйсы ярдәм итәләр. Мәетне келәмгә төреп, якындагы урманга күмәргә алып китәләр. Үтерү коралын гаепләнүче яндырган. Паникага бирелеп, ул җинаять турында апасына сөйли. Анысы ишеткәннәреннән шок кичерә, әмма полициягә бернәрсә дә хәбәр итми, чөнки туганы өчен курка.

Үлгән ирне хәбәрсез югалган дип игълан итәләр. Күп еллар узгач, гаепләнүченең апасы көтмәгәндә барысын да полициягә сөйләп биргән. Аның сүзләре буенча, аны вөҗданы җәфалаган. Хатынның элекке ире дә барысын да таныган һәм калдыкларның кайда күмелгәнлеген күрсәткән.

«Үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: