Һәлакәт урынына хокук сакчылары һәм медиклар килә. Соңгылары баланың үлемен раслый. Кыз биеклектән егылып төшүгә хас булган җәрәхәтләр алган. Фаҗигагә кадәр 12 яшьлек мәктәп укучысы 14нче катта булган.
Баскыч мәйданчыгында аның рюкзагы һәм курткасы табылган. Кыз 7нче сыйныфтан булган малай белән дуслашкан, аннары алар арасында нәрсәдер булган, бәлки, бәхәсләшкәннәрдер, шуннан соң үсмер үзе яшәмәгән күпкатлы йортның подъездына кергән һәм шушы гамәлне кылган.
Үлгән кыз имин тулы гаиләдә үсә: әнисе, әтисе, апасы бар. Алар исәптә тормаган, хокук саклау органнарының күз уңына эләкмәгән.
Хәзер хокук саклау органнарына мәктәп укучысын өметсез адымга этәргән сәбәпләрне һәм шартларны ачыкларга кирәк булачак.
Фото: башинформ