+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 март 2024, 15:35

«Крокус Сити Холл»да теракт вакытында Уфадан бию төркеме тренеры булган

Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында Уфадан бию төркеме тренеры булган.

РИА НовостиРИА Новости
Фото:РИА Новости

Ул могҗиза белән генә бинадан чыгып китә алган.

Аннаның Мәскәүгә Бөтенрусия ярышларына тәрбияләнүчеләре белән килүе билгеле. 20 марттан "Крокус"та балалар арасында бию спорты буенча Русия чемпионаты һәм беренчелеге уза.

Бәхеткә, фаҗигагә кадәр балалар "Крокус"тан киткән була.

Кыз залда чуалышлар башлангач, бәла килгәнен сизә һәм шунда ук үз-үзенә чыгу юлын эзләргә карар итә.

"Мин тизрәк киенергә һәм чыгу юлын эзләргә киттем. Паника башланды, куркыныч иде, мин эвакуацияне көтмәскә булдым. Ул вакытта инде, атудан тыш, шартлау булды һәм янгын башланды", – дип сөйләгән Анна «КП-Уфа» журналистларына.

Кыз тиз арада запас чыгу юлын таба һәм башкалар белән урамга чыгып йөгерә. Хәзер Анна өйдә,  ул балалар белән Уфага кайткан инде.

Фаҗигадә һәлак булучылар саны, кайбер мәгълүматлар буенча, 140тан узган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас