+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 март 2024, 06:45

Уяу һәм сак булыгыз!

Узган тәүлектә республика халкы мошенникларга 1,5 миллион сумнан артык акча биргән.

Уяу һәм сак булыгыз!Уяу һәм сак булыгыз!
Уяу һәм сак булыгыз!

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур частьларына мошенниклыкка бәйле 18 хәбәр килгән.

Уфа шәһәре буенча 4нче полиция бүлегенә шәһәрнең бер уку йортының  психология укытучысы мөрәҗәгать итә. «Белгечләр» күрсәтмәләре буенча хатын, банкка барып, кредит рәсмиләштергән. 600 мең сумнан артык акчаны ул әйтелгән исәпләргә җибәргән.

Яңавыл һәм Кыйгы районнарында яшәүче хатын-кызлар да мошенниклар хәйләсенә эләккән. Мессенджерларның берсендә хатын-кызларга банк хезмәткәрләреннән хәбәрләр килгән. Шалтыратучының даими контроле астында булган Кыйгы районында яшәүче 43 яшьлек хатын-кыз - 619, ә Яңавыл районында яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз 980 мең сумлык кредит рәсмиләштергәннәр, шуннан соң аларны алдакчының күрсәтелгән счетына күчергәннәр.

27 яшьлек уфалы иренең уяулыгы аркасында 500 мең сум күләмендә акчасын саклап кала алган. Гариза бирүче сөйләгәнчә, аңа хокук саклау органнары һәм банк хезмәткәрләреннән шалтырату килгән. Шалтыратучылар хатын-кызга акча күчерүне булдырмас өчен кредит рәсмиләштерергә кирәклеге турында хәбәр итә. Хатын бер нәрсәдә шикләнә һәм ире белән сөйләшә, ул аны алдакчылар белән аралашуына ышандыра.

Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Хөрмәтле гражданнар! Таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Әгәр сезгә телефон аша кредит акчасына инвестицияләр тәкъдим итәләр һәм табышны гарантиялиләр икән, бу - мотлак мошенниклар. Трубканы ташлагыз һәм шикле тәкъдимнәргә җавап бирмәгез. Хәбәрдарлык һәм уяулык - мошенниклыктан иң яхшы саклану чаралары.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас