+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 Марта 2024, 09:30

"Бу - җәһәннәмнең үзе иде..."

Танылган шоумен Сергей Светлаков террорчылар һөҗүме вакытында «Крокус»та булган.

"Бу - җәһәннәмнең үзе иде...""Бу - җәһәннәмнең үзе иде..."
"Бу - җәһәннәмнең үзе иде..."

Террорчылар «Крокус Сити Холл» концерт залына амфитеатр ягыннан, актер Сергей Светлаков утырган урын өстеннән кергән. Бу хакта ул үзе журналист Ксения Собчакка сөйләгән.

"Уңга һәм сулга бертуктаусыз аталар. Күпләр, атышларны ишетеп, сәхнәгә йөгерде. Без тар коридорга сикердек. Анда 20-30 кешедән торган төркем барлыкка килде, атыш берничә метр гына ераклыкта иде», — ди Светлаков. Ул билгеләп үткәнчә, зал хезмәткәре тамашачылар чыккан барлык ложаларны террорчыларга юлны ябу өчен ачкычка бикләгән.

Шуннан соң Светлаков башкалар белән бергә коридорга чыгу юлларын урындыклар һәм диваннар белән томалый башлый.

"Монда, мөгаен, иң куркыныч мизгел булгандыр, атыш тавышлары тынды, аннары без дустым һәм туганым Маша белән басып торган янәшәдәге ишекне вата башладылар. Бу вакытта монда булган һәркем гомере белән хушлашкандыр, чөнки без ничә террорчы һәм аларның нинди планнары барлыгын белми идек. Ишекне тиз ачтылар, бәхеткә, болар тамашачылар, чыгу юлын эзләүче кешеләр иде ", - дип сөйли актер.

"Һөҗүм башланганнан соң 15-20 минут үткәч, «зәһәр исле төтен» чыга башлады, зал менеджеры карары буенча берничә ишекне ачарга һәм фойе аша баскыч буйлап йөгерергә карар ителде. Кешеләр тынлыкта артык паникасыз хәрәкәт итте, хатын-кызлар үкчәле туфлиләрен салды", - дип дәвам итә Светлаков. Коридордан чыккач, кешеләр төтенле фойега эләгә. Аларга «Крокус»ның башка хезмәткәре ярдәм итә, ул ишарәләр белән аларның фойе уртасына чыкмыйча, читтән качарга кирәклеген искәртә.

"Аннары без урамга чыктык. Шулай итеп, киемсез тагын берничә километр йөгердек, мине машинада соңга калган хатыным көткән урынга килдек. Мин бүген югалып калмаган һәм барысына да ярдәм иткән кызның исемен эзләп таптым, София Мейер. Рәхмәт аңа! Ул - герой. Барлык зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашам. Бу җәһәннәм иде", - дип өстәгән Светлаков.

фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас