+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 март 2024, 05:35

Фазлыевларның улы да шунда булган

Җырчы Алсу һәм Азат Фазлыевларның олы уллары Аяз фаҗига буласы көнне  Мәскәүдә «Крокус Сити Холл» концертлар залында чыгыш ясаган.

Фазлыевларның улы да шунда булганФазлыевларның улы да шунда булган
Фазлыевларның улы да шунда булган

Бал биюләре белән шөгыльләнүче Аяз, алдагы турга уза алмау сәбәпле, бинадан әлеге коточкыч вакыйгага кадәр кайтып киткән. Бу хакта Алсу Фазлыева яза.

«Минем улым Аяз «Крокус»та ярышларда иде. Алдагы турга уза алмагач, алар, поездга алынган билетларын кире тапшырганнар һәм самолет белән кайтып киткәннәр. Бу – фаҗигагә 4 сәгать кала булган.

Әлеге яңалыкны ишетү белән чүт йөрәгем туктамады. Улымның тавышын ишеткәч кенә тынычландым. Алдагы турга узган балалар өчен борчылдым. Алар сәхнә костюмнарыннан, курткаларын да алмыйча, запас чыгу юлы аша чыгып котылганнар. Бер гаепсез кешеләрнең һәлак булулары бик кызганыч.

Үзем дүрт көн Новосибирскида, Ульяновскида йөрдем. Кайтып керү белән иң беренче итеп балаларымны кочакладым», – дигән Алсу.

Фото: җырчының шәхси архивыннан

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас