Соңгы тапкыр Вадим 18 мартта хатыны белән бәйләнешкә чыгып, кан басымы күтәрелүе турында хәбәр иткән. Бәлки сменага чыгармаслар, дигән. Ләкин аны чыгарганнар. Шул ук көнне шахта җимерелде. Бу хакта "КП-Уфа" язган.
Амур өлкәсендә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары «Пионер» руднигында эшен дәвам итә.
Федераль ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, алар суга чыдам перемычкалар төзи, тәүлек әйләнәсенә су дәрәҗәсен мониторинглый, руда массасын чыгара.
"Инде дүрт разведка скважинасы борауланган: беренчесе - 262 метрдан 223 метрга; икенчесе - 205 метрдан 124 метрга; өченчесе - 160 метрдан 84 метрга; дүртенчесе - 350 метрдан 43 метрга. Бүген беренче скважинаны бораулау эшләрен тәмамлау планлаштырыла", - дип хәбәр итәләр министрлыкта.
Вакытлыча урнаштыру пунктларында сигез шахтерның гаилә әгъзалары булуы билгеләнә. Туганнары белән Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары эшли. Җимерекләр астында калган 13 шахтерны эзләү һәм коткару операциясендә 220дән артык кеше катнаша.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, 120 метрдан артык тирәнлектә "тозак"ка эләккән эшчеләр арасында 31 яшьтән 48 яшькә кадәр биш Башкортстан кешесе бар. Аларның дүртесе - Сибайдан, берсе Учалыдан. Барысы да машина йөртүче булып эшли.
Исән-сау табылырлар, дигән өмет белән яшибез.
Фото:МЧС России