+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 март 2024, 04:56

Аксак йөрүдән туктамый

Өлкәннәрнең ни өчен һәрвакыт сәламәтлек теләвен егерме яшьтән соң гына аңлыйсың икән...

Аксак йөрүдән туктамыйАксак йөрүдән туктамый
Аксак йөрүдән туктамый

Бала чагымда йорт, абзар, утынлык түбәләрендә маймыл кебек үрмәләп йөрергә ярата идем. Бу шөгыль бигрәк тә кышын кызык була иде, чөнки түбәдән сикереп тә, очып та, шуып та төшеп була. Ләкин шул уеннар аркасында җәрәхәтләр алуларым да истә. Кар атышканда яки төртешеп “Тау патшасы” уйнаганда еш кына баш бармакның буыны чыга иде. Кичен авырткан бармакны мөмкин кадәр озаграк әти-әнигә күрсәтмим, ә ул бармак шешә һәм бөтенләй эшләми башлый. Аны күргәч әти-әнидән шелтә алып, авылның түбән очына халык медицинасы белән эш итүче әби-чәбиләргә барам. Алар акырта-елата бармакны төрле якка боргалап тарткалыйлар, теге мескен буын шулкадәр кыландыруга “чыдый алмыйча” урынына утыра. Эх! Ә аяк буыннары чыгуы – аерым тарих... Түбәдән сикереп төшеп, атлый алмыйча көрттә басып торуларым!.. Әти яки әни ихатада йөри бит инде, ә мин карда басып торам. Бер сәгать торам, ике. Шуннан: “Ник торасың?” дип килеп сорыйлар, “Йөри алмыйм”, — дип җаваплыйм. Әти күтәреп алып, күрше бабайның ат арбасына утыртып, кышкы кичләрдә яңадан теге әби-чәбиләргә алып бара. Алар тагын мине елата-елата буынны утырта бит инде... Соңрак, берничә тапкыр буын чыкканнан соң, кулдагы бармакларның буынын үзем утыртырга өйрәндем. Ә үсә төшкәч, түбәгә үрмәләү теләге – экстримга тартылу югалгач, әти һәм әни белән шул сәхифәләрне искә төшереп, еш кына көлешеп тә ала идек. Ләкин үскәч, инде олыгая төшкәч, шундый ук хәлнең яңадан кабатлануын бер дә көтмәгән идем...

И, Ходай, чирләргә язмасын икән! Тиеш булган дәвалауны һәм даруларны ала башласаң... Үз акчаңа дарулар сатып алу – ул чын мәгънәсендә стресс. Йөрәк даруының хакларын күрсәң – йөрәгең тотар, баш даруының хакларын күрсәң – акылдан язарсың... Әйтерсең, ул даруларны икенче планетадан алып киләләр, хаклары “безнекечә” түгел. Ләкин егерме биштән соң сәламәтлек торышыелына бер-ике тапкыр шул – медицина учрежде­ниеләренә барырга мәҗбүр итә...

Гыйнвар бураннары авылны карга күмеп китте. Печән кибәннәрен, йорт түбәләрен кар әсирлеген­нән коткарыр өчен авылга юлландым. Шәһәрдән кайтып, авыр физик эшкә җигелү җиңелдән түгел. Беренче көнне гараж түбәсе чистартылды, шул ук көнне метр ярым кар астында утырган кибән дә баш калкытты. Икенче көнне шул кибәнне абзар башына өйдек (әйе, кайбер төньяк районнарда печән белән шулай мәшәкатьләнәләр). Ә кичен, ммм!.. Мунча! Эш нәтиҗәсендә сызланган тәнне эсседә тирләтеп, миллек белән чабулары – үзе бер ял.

Ләкин өченче көнне язмыш миңа күңелсез сюрприз әзерләгән булып чыкты. Дөресен әйткәндә, ул сюпризны мин үзем үземә ясадым. Йорт түбәсен көрәргә менәргә булдым. Профнастилга тимер баскыч куеп, түбәгә үрмәләдем. Менгәнче тимер баскычның кышын нык шууын һәм аның озынлыгы түбәнең очына җитмәвен аңладым, шулай да менүемне дәвам иттем. Баскычым кыска булу сәбәпле, ябышып-тартышып көчкә мендем түбәгә. Шундук мин баскан кар кисәге аяк астыннан кинәт кенә шуып чыгып, аска очып төшеп китте. “Кара әле, профнастилда кар нык шуа икән, саграк булырга кирәк”, – дип уйладым. Түбәнең икенче як очына барып эшне башладым, берничә көрәк кар аска очты. Димәк, эш башланды. Шунда резина табанлы кышкы итекләремнең дә нык таючан икәнлеге аңлашылды. Егылып җәрәхәтләнмәс өчен кереп пима киеп чыгарга уйладым. Ләкин теге тимер баскычның түбәгә җитмәве һәм карлы җирдә тормавы искә төшеп, нык шуучан, йомшак карга сикереп төшүем хәерлерәк тә, хәвефсезрәк тә булыр дип уйладым. Түбә читенә басып аска карадым, алай ук биек кебек түгел, ә аста йомшак кар өелгән. Сикерер алдыннан балачагым искә төште, бөтен тормышым күз алдыннан үтте: түбәләрдән сикереп, буыннарны чыгарып көрттә куркып басып торуларым; әби-бабайларның, мине савыктырам дип, күзләрне чыгарганчы минем кулларны-аякларны тарткалаганы искә төште. “Күпме еллар үткәч, яңадан шул ук хәл кабатланса, кызык була инде”, — дип уйладым. Ләкин инде бер минуттан мин аста, көрт эчендә елап ята идем.
Очып төшкәндә уң аягым бөкләнеп, гәүдәм астында калган, ә мин шул аякка бөтен авырлыгым белән килеп төшкәнмен, ахры. Авыртудан күздән утлар күренде. Аякны уып бераз карда яттым, соңрак аксаклап өйгә кердем.

Үкчәм шундук бүрәнә кебек шеште. Ә-һә, шешкәч – я буыны чыккан, я тартылган инде. Алга таба күгәрсә – сынган булачак. Беренчел диагноз, димәк, куелды. Диагноз куя беләм мин, ә түбәдән сикергәндә акылны эшкә куша белмим, күрәсең.

Бер сәгать утыргач, йөреп карадым. Аксаклап кына булса да – йөрелә. Димәк, түбәдәге карны акрын гына көрәргә була: минем куллар түгел, аяклар гына җәрәхәтләнде. “Аксак йөрүдән туктамый”, диләрме әле? Аксап түбәгә менеп киттем. Андагы йомшак карга баскач аягым янә кискәндәй сызлый башлады. Шунда йөрергә һәм эшкә ярамавымны аңладым.

Шәһәргә килгәч Цюрупа урамында урнашкан травматология пунктына юлландым. Мондый учреждениеләргә барырга яратмыйм мин (кем генә яратсын инде). Коридор тулы кеше: кайсы аксак, кайсы елак, төрлесе бар. “Тере чират” тәртибендә травматологка керәләр. Башта регистратурага бардым, соңрак чиратка бастым. Ләкин биредәге квест әле башланды гына. Табибка керер өчен шул чиратта тору мотлак икән, әмма соңрак ул сине мәҗбүри рәвештә рентгенга җибәрә һәм аннан соң яңадан табибка керергә кирәк. Аңлавыгызча, “тере чират” буталып бетә, рентген үткән кешеләр табибка яңадан чиратсыз керергә тырыша. Мин дә чиратымны табибка керә торган ханымнан соң түгел, ә рентгенга керә торган авырудан соң алганмын икән...

Миннән алдагы яшь егет, үз чираты җиткәч, табиб бүлмәсенә керә алмый тора – рентгеннан килгән кешеләр, аны санга да сукмыйча, алдан кереп китә. Алай гына булса, йөрәгем янмас иде. Рентгеннан чыгып, янә табиб янына керергә ниятләгән яшь кызның: “Табибка икенче тапкыр кергәндә яңадан чиратка басаргамы яки чиратсыз керергәме?” — дигән соравына чиратсыз керүче ниндидер оятсыз кешеләр: “Яңадан чират алырга кирәк”, — диделәр. Шуннан соң минем “тормозым ычкынды”. “Ничек инде яңадан?!” – дип кычкырып җибәрдем. “Сез бит үзегез турыга, ишекне тибеп ачып кереп китәсез! Башкаларны, бигрәк тә яшьләрне санга сукмыйсыз. Сезнең чир генә – чир, сезнең чират кына – чират!” — дип ачуымны чыгарырга тотындым. “Син берсен дә үткәрмә”, – дип, ишек янында торган егеткә киңәш бирдем. “Ә син башкалар кебек я чиратсыз кер, я аларны яңадан чират алырга өйрәт”, – дидем кызга да. Үз кагыйдәләрен билгеләгән каршы як мине бөреп алды, ызгыш башланды.

Озын сүзнең кыскасы, бу системага бойкот игълан итеп, травматология пунктындагы имгәкләрдән шелтәләр һәм тылсымлы бер порция “имләү” алып, әтәч кебек горур атлап чыгып киттем.

Ә аяк авыртуы бетмәде, дәвалау таләп итте. Шулай итеп, Уфаның түләүле клиникаларына шалтыратырга туры килде. Андагы системаны да бик аңлап бетермәдем: рентгенга аерым түлисең, травматологка — аерым. Ә башта кайда язылырга икәнлеге аңлашылмый – табибкамы, әллә рентгенгамы? Хаклары бик югары булу сәбәпле, тагын бер түләүсез клиникага барып карарга булдым.

Бу юлы “Зеленая роща”дагы тәүлек әйләнәсенә эшләүче “неотложка”га юлландым. Анда дустымның аягы сынганда да, үзем отит белән авырганда да барганым булды. Бер тапкыр да ярдәмсез һәм игътибарсыз калдырганнары булмады. Ә иң уңайлысы – анда чиратсыз һәм ачуны чыгаручы кешеләр юк, кирәкле барлык табиблар һәм җиһаз-корылмалар бер урында.

Ләкин ул тылсымлы урынга керер өчен каһәр суккан вахтерша яныннан узарга кирәк. Моның өчен аның алдында тезләнеп, үтенеп-үксеп үзеңнең авыруың турында җиткерергә, сәламәтлегең һәм кәефең чынлап та начар икәнен исбатларга, ә кайбер очракта җырлап-биеп, фокус күрсәтеп рөхсәт алырга кирәк. Мин дә үземнең актерлык осталыгымны кулланырга булдым. Чыраемны сытып, аксап, еларга җитешеп аның янына килдем. Теге “патшабикә” миңа өстән генә карап: “Нәрсә кирәк?” – ди. Җентекләп үземнең хәл-әхвәлне тасвирладым, азрак арттырып та җибәрдем. Әйтерсең, мин метр ярымнан түгел, ә Айдан егылып төшкәнмен...

Ханым мине дәваханәгә караган травматология пунктына кертергә булды. Цюрупа урамында булган хәлләр күз алдымнан узды, ничек булса да яңадан андагы тәмуг аша үтәсем килмәде. Аксак аягымны сөйрәп икенче бинага бара алмавым, башым әйләнеп, аңымны югалтырга чүт-чүт кенә калуы хакында белдердем. Озак кына үгетләгәннән соң ханым миңа керергә рөхсәт итте. Алга таба барысы да тиз һәм җиңел хәл ителде. Тиешле медицина хезмәтеннән файдаландым. Аягым төзәлүгә китте.

Февральнең җылы кичендә аллеядә йөрим, мамыктай эре кар бөртекләре акрын гына җиргә төшә. Ләззәт! Шундый тылсымлы кичләрдә уйга батып вакыт уздырганда бөтен проблемалар, авыртынулар юкка чыккан кебек тоела: балалар кычкырышып уйный, машиналар каядыр туктаусыз шаулашып чаба, фонарьлар һәм тәрәзәдәге утлар җемелди. Ә мин инде бер ай диярлек савыгуга барам. Уң аягым бераз арткарак калса да, бик ерактан сөйрәлми. “Үз-үзеңне сакларга кирәк. Өлкәннәр бит, юкка гына һәрвакыт сәламәтлек теләми...”, дип уйланып китеп барам. Һәм шул вакыт йомшак кар астында яткан бозда таеп, шпагатка утырдым... Авыртудан күздән очкыннар чәчелде. Янә аякны тотып-уып карда яттым, соңрак гөбедәй шешкән аякны сөйрәп, аксаклап өйгә атладым...

Автор:Денис Таваев
Читайте нас