Ашыгыч ярдәмдә эшләгән вакыт. Төнге өчтә бригада белән вызовтан кайтып кына кердек тагын звонок. 65 яшьтәге апа сулый алмыйм дип шалтырата.
Киттек. Барып җиттек. Бишенче катка мендек. Ишек бераз ачык. Квартирдан борынга картлар исе килеп бәрелде. Апа зал ягында ята. Ике бүлмәле зур фатир. Теге апа янына залга керешли икенче бүлмә янында бер бабай басып тора. Исәнләшмәде дә никтер. Просто безгә карап тора. Напарнигым апаның хәлен сораша, полис номерларын язган арада мин экг аппаратын әзерләдем.
Ә теге апа сөйләшкәндә ялгыз яшим, беркемем дә юк дип зарлана. Мин: "Ә бабай", - дим. Күзне тагын теге бүлмә янына салдым. Бабай һаман шул урында басып тора. "Бабаем өч ел элек үлде шул инде", - ди. Мин куркудан тагын карыйм, басып тора бабай.
Напарнигым урындыгыннан торып, шул бүлмә янына күз салды. Аның куркудан кулыннан ручка-кәгазьләре төшеп китте. Йөзләре агарды. Без инде апаны монда калдырып булмас, дип, төрле ялган диагнозлар әйтеп, үзебез белән барырга күндердек. Квартирын бикләп алып киттек больницага.
Без чыкканда бабай юк иде инде ул урында. Больницага килеп җитәрәк апа тагын да ныграк буыла башлады. Без кулдан килгән бөтен ярдәмне күрсәттек. Ләкин аның сулышы туктады. Үпкә артериясендә тромб шартлаган булып чыкты.
Фото: bashinform.ru