35 яшьлек ир интим-хезмәтләрдән файдаланмакчы булып, дүрт мең сум акчасын югалткан.
Ул сөйләвенчә, 24 март иртәсендә, хатыны һәм кызы өйдә булмаган вакытта, ул ару гына сыйлана да җиңел холыклы хатын-кызны чакыртырга карар итә. Махсус сайтта тиешле белдерү таба һәм анда күрсәтелгән номерга шалтырата.
Телефонны бер кыз ала һәм хезмәтнең бәясе дүрт мең сумга төшәчәген әйтә. Алар барлык шартлар турында сөйләшә һәм зыян күрүче тиешле телефон номерына акча сала.
"Аннары кыз шалтыратып, өстәмә рәвештә 12 000 сум күчерүне сорады, имеш аның гомерен һәм сәламәтлеген страховкалау өчен. Мин баш тарттым һәм элемтә өзелде. Мин бернинди хезмәт күрсәтелмәячәген аңладым", - дигән ир.
Нәтиҗәдә ул полициягә барып, мошенниклык турында гариза язган. Хатынына моны ничек аңлаткандыр...
фото: башинформ