+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 март 2024, 04:40

Оясында ни күрсә...

Бер гаиләдә үскән балаларның барысы да югары дини белемле.Әгәр дә берәү бүген кемнеңдер гаиләсендә тәрбияләнгән биш баланың бишесе дә институт һәм университетлар тәмамлады, дисә, моны беребез дә зур яңалык дип кабул итмәячәк. Ә инде икенче берәү, алты баланың бишесе Аллаһ юлында, барысы да югары дини белем алган диндарлар, дисә, бүген бу игътибарга лаек очрак.

Оясында ни күрсә...Оясында ни күрсә...
Оясында ни күрсә...
Узган гасырның җитмешенче елларына кадәр (авыл икенче урынга күчерелгәнче) Стәрлетамак районының Зур Аллагуват авылында көн иткән ишле Ишморатовлар гаиләсенең һәр әгъзасы бүген нәкъ шундый – иман ләззәтен татыган бәхетле кеше. Алар, кайда гына булса да, Туган илне, туган телне сөю, Ислам тәгълиматын башкаларга җиткерүне максат итеп куйган.

Гаилә башлыгы Хантимер Гайфулла улының яшьлеге дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Мәктәптә җиденчене тәмамлагач, хәрби комиссариат юлламасы белән егет башта Благовещенск шәһәрендәге пулемётчылар училищесында укый. Ләкин укуын тәмамлаганчы ук, 1943 елның февралендә, ул фронтның иң алгы сызыгына җибәрелә. Аңа Икенче Бөтендөнья сугышындагы иң каты, дәһшәтле бәрелешләрдән саналучы утлы өермә – Курск дугасында сугышырга туры килә.

Биредә ул авылдашы, Агыйдел тугайларында бергә печән чапкан, балык кармаклаган дусты, Советлар Союзы Герое Хәсән Әхтәмовны очрата. Авылдашларның очрашуы озакка сузылмый: дошманның якында гына шартлаган чираттагы авиабомбасы Хантимерне туфрак белән каплый. Аның бер кулы гына күренеп торган була. Яралы солдат озак кына Ереван шәһәрендәге хәрби госпитальдә дәва ала. Тән яралары төзәлә, тик ул контузиядән бөтенләй телсез калган була. Инвалид гаскәрине туган ягына озаталар. Хәләле, балалары гарип әтиләрен шатланып каршы ала.

Озак кына вакыт интеккәннән соң, Хантимернең теле ачыла, ул сөйләшә башлый. Яралы солдат бераздан тагы да савыга төшә, Зур Аллагуватның “Иске урам”ында яшәүче Миңненур исемле күркәм табигатьле сылуга күзе төшә. Яучы җибәргәч, чая кыз: “Минем бер шартым бар: әгәр тәмәке тартуыңны ташласаң, барам”, – ди. Егет тартуын ташларга мәҗбүр була. Төпчеген солдат итеге белән таптый да башкача тәмәкегә үрелми. Заманына күрә матур итеп туй үткәреп, яшьләр бергә яши башлый. Күп тә үтми, Ишморатовлар гаиләсе малайлар һәм кызлар белән тулылана. Балалары барысы да Ислам динен үз итә.

– Минем дин юлына басуыма сөекле картәнием Әсма Бәхтегани кызы сәбәпче булгандыр, дип уйлыйм. Ул бик укымышлы, гадел, иманлы кеше иде. Мин намаз уку, тәһарәт алу тәртибен, тәүге Коръән сүрәләрен дә аңардан өйрәндем, – ди Ишморатовларның баш баласы Мәрьям.

Ире, авылдашы Марат белән алар ике бала тәрбияләп үстерә. Үзләре – күп еллар җаны-тәне белән дин баганасына ябышкан кешеләр.

Икенче гүзәл зат – озак еллар Салаваттагы эре панельләрдән торак йортлар төзү заводы инженеры Асия ханымның дингә килүе башкачарак була. Үсеп буй җиткереп, югары белем алып, кияүгә чыгып, матур гына яшәп ятканда гаилә зур бәхетсезлеккә дучар була. Ана кешегә дөньядагы иң авыр югалту – бала кайгысын татырга туры килә. Унтугыз яшьлек улының кинәт вафат булуы яшь хатынны утка сала. Кая барып бәрелергә, нишләргә белми торган көннәрдә аяклары аны “Ән-Нәби” мәчетенә алып килә. Асия анда Төркиядән килгән бер остаз белән әңгәмәләшә. Мәрхүмнең рух-шәрифләренә Коръән сүрәләре укып, дога кылганнан соң, рухани: “Ханым, әгәр инсан Коръән сүрәләрен үзе укып, дога кылса, ул догалар мотлак кабул булачак. Сезгә дин белеме алырга кирәк”, – ди.

Яралы йөрәкле апа остаз сүзләрен мәҗбүри үтәлергә тиеш шарт кебек кабул итә. Шул көннән ул “Ән-Нәби” мәчетендә үз кешегә әверелә. Башта дини китаплар аша намазда укыла торган Коръән сүрәләрен ятлый. Бераздан “Ән-Нәби” мәчетендә өч ел дин белеме ала һәм 2011 елда гел “бишле” билгеләренә Русия Ислам университетын тәмамлый. Асия ханым соңрак шәкертләргә ун елдан артык Исламдагы иң авыр һәм җаваплы шөгыль – тәҗвид белән Коръән уку серләрен өйрәтә.
Йөзендә иман нуры балкучы ханым Аллаһ юлындагы уңышлары өчен Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин култамгасы куелган Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Асия Хантимер кызы 2006 елда ире Ибраһим белән изге Мәккә шәһәренә хаҗ сәфәре кыла.

Асия ханымның сеңлесе, “Ән-Нәби” мәчете мөгаллимәсе, югары белемле дин әһеле Саҗидә Хантимер кызы үзенең Ислам диненә килү халәтен болай аңлата:
– Без – дини нәселдән. “Иман” төшенчәсе безнең күңелләргә ана сөте белән кергән, – ди ул. – “Бисмилла”, “Лә иләһе Илаллаһ”, “Лә хәүлә вә лә куәтә иллә билләһи галиул газыйм” кәлимәләрен, “Раббәнә-атыйнә” аятен сабый чактан телдән төшерми үстек. Мин бүген дә Аллаһы Тәгалә ярдәмен күреп, тоеп, сизеп яшим.

Биктимер Ишморатов хезмәт биографиясен “Салаватнефтеоргсинтез” җәмгыятендә өйрәнчек аппаратчы булып башлый һәм, күп кенә һөнәри баскычлар аша күтәрелеп, заводның, соңрак бөтен предприятиенең производство-техник бүлеге начальнигы вазыйфасыннан хаклы ялга чыга. Ул да “Ән-Нәби” мәчетендә өч еллык курслар тәмамлый. Бүген Ислам университетының соңгы курсында укуын дәвам итә. 2012 елда ул хатыны Ләбүдә белән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) яшәгән һәм вафат булган изге Мәккә шәһәренә хаҗ кыла. Күңел матурлыгы йөзенә чыккан имам – бүген Салават мөселманнарының яраткан хәзрәтләренең берсе. Аны Коръән мәҗлесләренә чакыру өчен күпләр чират тора.

Ишморатовлар гаиләсендәге башка балалар да – шундый ук дини кешеләр. Мәскәү предприятиеләренең берсендә озак еллар уңышлы эшләп пенсиягә чыккан гыйльми хезмәткәр, галим Билал әфәнде үзе дә, җәмәгате, улы, килене дә Казан Ислам университетын тәмамлаганнар. Шунысы шатландыра: республикабызда Хантимер белән Миңненур кебек үз оясында ватанпәрвәр, дин гыйлеме алган шәхесләр, илебезнең төрле төбәкләренә таралган мөселман гаиләләре көннән-көн арта.

Минҗан Зарипов.
Фото Ишморатовларның гаилә альбомыннан алынды.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас