+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 март , 18:20

Биш миллионга якын акча күчергән

Уфада яшәүче стоматолог, учреждениенең баш табибы белән аралашам дип уйлап, мошенникларның бөтен теләген үтәгән.

Биш миллионга якын акча күчергән
Биш миллионга якын акча күчергән
59 яшьлек хатынның телефонына популяр мессенджерда хәбәр килгән. Билгесез кеше үзен хатын-кыз стоматолог булып эшләгән клиниканың баш табибы дип таныштыра һәм мәгълүматларның мошенниклар кулына эләгүе турында хәбәр итә.

Хатын-кыз профиль фотосында чыккан таныш кешегә ышана һәм аферистлар белән аралашуын дәвам итә. Шуннан соң аның белән "хокук саклау органнары" һәм "Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре" элемтәгә кергән. Мошенниклар хәбәр иткәнчә, мәгълүматның таралуы аркасында ул үзенең акчаларын югалтырга мөмкин. Мәсьәләне хәл итү өчен аңа аларны хәвефсез счетка күчерергә кирәк.

Шулай ук стоматологны шәхси мәгълүматларын югалту сәбәпле, мошенниклар аны тизрәк рәсмиләштерә алмасын өчен кредит алырга күндерәләр. Хатын, акчаларын саклап калырга өметләнеп, явыз ниятле кешеләргә 4,5 миллион сумнан артык акча күчергән. Алар элемтәгә керүдән туктагач, ул полициягә мөрәҗәгать итә.

Әмма кайбер гражданнар алдауны танып, тозакка эләкми кала. 42 яшьлек уфалы соңгы этапта аның белән мошенниклар аралашуын аңлаган. Явыз ниятле кешеләр шундый ук схема буенча эш иткәннәр: таныш булмаган номердан шалтыратканнар, үзләрен банк хезмәткәрләре һәм кәрәзле элемтә операторлары дип таныштырганнар, ә аннары ир-атка аның акчасы куркыныч астында һәм аларны тизрәк хәвефсез счетка күчерергә кирәклеге турында хәбәр иткәннәр. Банкоматка кирәкле сумманы салганчы, әлеге кеше бу төр алдау турында аңа эштә сөйләгәннәрен искә төшерә. Аннары ул полициягә урлау омтылышы турында хәбәр итә.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: телефон һәм социаль челтәрләр аша билгесез кешеләр белән аралашканда уяу булыгыз. Алынган мәгълүматны тикшерегез һәм акчаны чит счетларга күчермәгез.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: