+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 март 2024, 04:35

Мошенник өстендә карак утыра...

Туймазыда мошенниклар төрле юллар белән бер ирдән 3 миллион сум акча күчерткән.

Мошенник өстендә карак утыра...Мошенник өстендә карак утыра...
Мошенник өстендә карак утыра...

42 яшьлек вахтачыны ялган брокерлар һәм ялган юристлар өч миллион сумга алдаганнар. Бу хакта республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Ялган юристлар ирне узган елдан күзәткән, әмма ул мошенниклар тозагына эләккәнен 27 мартта гына аңлаган. Ул белдерүенчә, ир инвестицияләр белән акча эшләргә теләгән. Ялган брокерлар аның белән элемтәгә керә һәм төрле сәбәпләр белән аңардан акча суыра башлый. Шулай итеп алар ирдән 300 мең сум урлый алган.

Үз акчасын кире кайтарырга теләп, бәхетсез баш юристларга мөрәҗәгать итә, ләкин алары да шулай ук мошенниклар булып чыга. Алар үз хезмәтләре өчен зур суммалар таләп иткәннәр, ир янә кредит алырга мәҗбүр булган...

Тикшерү башланган.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас