Алар әниләренә "Чайка" балалар лагеры янында йөрергә чыгабыз, дип әйтеп киткән.
Кичәдән бирле балаларның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел. Хәзерге вакытта аларны 170 кеше эзли: ирекле хезмәткәрләр, полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре. Эзләү өчен БПЛА һәм кинологлар җәлеп ителгән. Малайларның мәгълүматлары һәм аерым билгеләре фотода күрсәтелгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, оештырылган эзләүләр нәтиҗәсендә Уфаның 6нчы пристань районында югалганнарның портфельләре табылган. Хәзер эзләүләр яр буйлап алып барыла. Үсмерләрне водолазлар эзли башлаган.
фото: башинформ